Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәвәккәл таш яра

Нәкъ менә эшмәкәрләребез үз тәвәккәллекләре, кыюлыклары белән "таш яручылар". Эшмәкәрлек, бизнес тормышыбызга елдан-ел ныграк үтеп керә. Бүген инде ул ил икътисадының аерылгысыз өлеше. Эшмәкәрләр җитештерүне арттыруда булышлык итә, эш урыннары булдыра. Районыбызда эшмәкәрлек өчен җирлек киң һәм ул кызу темплар белән үсеш ала. Моның өчен саннарга күз салу да җитә....

Нәкъ менә эшмәкәрләребез үз тәвәккәллекләре, кыюлыклары белән "таш яручылар". Эшмәкәрлек, бизнес тормышыбызга елдан-ел ныграк үтеп керә. Бүген инде ул ил икътисадының аерылгысыз өлеше. Эшмәкәрләр җитештерүне арттыруда булышлык итә, эш урыннары булдыра.
Районыбызда эшмәкәрлек өчен җирлек киң һәм ул кызу темплар белән үсеш ала. Моның өчен саннарга күз салу да җитә. Районыбызда кече бизнес предприятиеләренең саны 227гә җиткән, барлыгы 1600 шәхси оешма теркәлгән. 227 крестьян-фермерлык хуҗалыгы уңышлы эшләп килә. Районыбызның 7,5 меңнән артык кешесе эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Алар төрле дәрәҗә бюджетка 17,4 процент салым җыемы кертә.
Эшмәкәрләрне сагындырган бу бәйрәм. Моны тантанага килгән эшмәкәрләрнең йөзләреннән дә абайларга була иде. Мәгълүм булганча, 1998 елда азнакайлылар республикада иң беренчеләрдән булып "Ел эшмәкәре" бәйгесен башлап җибәрде. Аның төп инициаторы һәм оештыручысы эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангиров булды. Бу матур традиция 2006 елга кадәр дәвам итте һәм ниндидер сәбәпләр аркасында 5 ел дәвамында тукталып торды. Менә быел шушы матур башлангычны янә яңартып җибәрделәр. Узган елда бәйге барышында иң-иңнәрне билгеләгәндә, аларның районыбыз үсешенә керткән өлеше, яңа эш урыннары булдыру, закон таләпләренең сакланышы исәпкә алынды. Кандидатлар белән районның "Маяк" газетасы һәм телевидениесе таныштырып килде.
Ә йомгаклау өлеше элеккечә үк зур тантана, бәйрәм итеп оештырылды.
Эшмәкәрләрне бәйрәмнәре белән котларга муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, көньяк-көнчыгыш сәнәгать палатасы рәисе Рөстәм Латыйпов, Баулы районы башлыгының икътисад буенча урынбасары Илдар Сәйфиев, Баулы районы эшмәкәрләр берлеге рәисе Ришат Юнысов һәм башка җитәкчеләр килгән иде. Алар тәвәккәл эшмәкәр халкына иң изге теләкләрен җиткерде. "Бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен Азнакайда мөмкинлекләр зур, алар алдында чиксез киңлек", - диде Наҗәт Мәсгут улы. Ул районда эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча күп төрле шартлар тудырылу хакында әйтеп узды.
Җиңүчеләрне билгеләү - тантананың иң көтеп алган, күңелле мизгелләре. Кемнәр соң алар? Иң яшь эшмәкәрләребезнең берсе - "ФРИВЭЙ" ҖЧҖ директоры Рамил Шәйхлисламов. Ул "2012 елның иң яшь эшмәкәре" исеменә лаек булды. Руслан Хөсәенов - "2012 елның иң яхшы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчесе", Галина Герк - "Бизнес-Леди" һәм "Лидер-Авто" ҖЧҖ җитәкчесе Миргазиян Динмөхәммәтовның "2012 елның иң яхшы эшмәкәре" исемен алуы игълан ителде. Җиңүчеләргә тантаналы шартларда таныклыклар һәм махсус призлар тапшырылды. Күк йөзендә меңләгән йолдызчыклар булып фейерверклар атылды.
- Бергә-бергә җыелышып, сөйләшеп фикер алышуга ни җитә! Яшьләрнең - безгә, безнең - яшьләргә әйтер сүзләре бар. Мондый очрашулар ешрак булсын, традиция дәвам итсен, - диде 1998 нче елда районда иң беренче булып "Иң яхшы эшмәкәр" исемен алган Рәшит Вильданов.
Эшмәкәрләр күңелле итеп бәйрәм дә итә белә. Җыр-бию, уен-көлке бер-берсен алыштырып кына торды. Миргазиян Габдулла улы бәйрәмгә Яр Чаллыдан махсус биючеләр чакырган. Үзебезнең алып баручылар Гөлсинә Җамалиева һәм Илнур Сәгыйтовның телләре-телгә йокмады, районыбыз сәнгать осталары бәйрәмгә ямь өстәде.
"Ел эшмәкәре - 2013" бәйгесенә старт бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тәвәккәл таш яра