Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тукай безнең йөрәкләрдә

Елдагыча, 26 апрельдә Мәдәният йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үтте. Укучылар, район сәхнә йолдызлары, балалар иҗат коллективлары тамашачыга шигырьләр, җыр-биюләр бүләк итте. "Гөлстан" әдәби берләшмәсе әгъзалары Галия Сәетшина, Ильмира Сәлахова, Гөлчәчәк Садретдинова чыгышлары кичәне тагын да тулыландырып җибәрде. Шигъри бәйрәм белән район башкарма комитеты...

Елдагыча, 26 апрельдә Мәдәният йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үтте.

Укучылар, район сәхнә йолдызлары, балалар иҗат коллективлары тамашачыга шигырьләр, җыр-биюләр бүләк итте. "Гөлстан" әдәби берләшмәсе әгъзалары Галия Сәетшина, Ильмира Сәлахова, Гөлчәчәк Садретдинова чыгышлары кичәне тагын да тулыландырып җибәрде.

Шигъри бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Темирбулатова тәбрикләде һәм Тукай айлыгы кысаларында мәктәпләрдә үткәрелгән рәсем, кул эшләре, стена газеталары конкурсында, «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең район этабында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев