Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туган якның матурлыгын ачтык. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Китапханәләрдә быел "Китапханә төне" акциясе "Яңа укылыш" дигән девиз астында узды. Әлеге уңайдан үзәк китапханәдә Азнакай шәһәренең 30 еллыгына багышланган эчтәлекле программа төзелде. Туган якны өйрәнү бүлегендә "Шәһәребез урамнары ни сөйли", якташ язучыларыбыз иҗатын яктырткан "Районның әдәби картасы" әдәби сәгатьләре дә кызклы узды. Шәһәребезнең 2, 6, 7 нче мәктәпләре укучылары...

Китапханәләрдә быел "Китапханә төне" акциясе "Яңа укылыш" дигән девиз астында узды. Әлеге уңайдан үзәк китапханәдә Азнакай шәһәренең 30 еллыгына багышланган эчтәлекле программа төзелде. Туган якны өйрәнү бүлегендә "Шәһәребез урамнары ни сөйли", якташ язучыларыбыз иҗатын яктырткан "Районның әдәби картасы" әдәби сәгатьләре дә кызклы узды. Шәһәребезнең 2, 6, 7 нче мәктәпләре укучылары "Туган як табигате гүзәллеге" дигән фикер алышу мәйданчыгында Азнакай урманчылыгының Чатыртау участогы мастеры Рузилә Әхмәтвәлиева белән очрашып, табигый байлыкларының төрлелеге, юкка чыгу куркынычы булган үсемлекләре һәм урманнарның санитар хәлен яхшырту буенча башкарыла торган эшләр белән таныштылар. Конференц-залда оештырылган "Талантларга бай син, Азнакай!" дигән кичәдә районыбызның талантлы гаиләләре: Арнис, Светлана, Адилә Абдуллиналар, шагыйрә Илмира Сәлахова, Гөлчәчәк Садретдинова-Хаҗиева һәм аның талантлы балалары Радик, Әминә һәм шагыйрь Александр Лебедев, "Хатирә" ветераннар халык ансамбленең (җитәкчесе Резеда Гыйләҗева) киң кырлы хезмәтләре белән танышу да китап укучыларда онытылмас тәэсирләр калдырды.

Актүбә бистәсе китапханәсендә акция Экология елына багышланды. Яшь китап укучыларга табигатьнең бөтен матурлыгын, серләрен ачып бирүче бай эчтәлекле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Өлкән яшьтәгеләр бу көнне «Тукай иҗатында табигать матурлыгы» дигән дигән шигъри кичәдә катнаштылар.

Зөлфия Саттарова, район үзәк китапханәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев