Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туган тел форумыннан бүләкләр белән кайттылар

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Россиякүләм туган тел форумы уздырылды. Анда төрле номинацияләр буенча алдынгы укытучылар һәм укучыларны, республикакүләм "Мин татарча сөйләшәм" конкурсында, "Тамчы-шоу" телевизион интеллектуаль уенында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары - Кәкре Елга мәктәбеннән Дания Авзалова, Сарлы мәктәбеннән Гөлнур Әхмәтова, Актүбә...

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Россиякүләм туган тел форумы уздырылды.

Анда төрле номинацияләр буенча алдынгы укытучылар һәм укучыларны, республикакүләм "Мин татарча сөйләшәм" конкурсында, "Тамчы-шоу" телевизион интеллектуаль уенында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары - Кәкре Елга мәктәбеннән Дания Авзалова, Сарлы мәктәбеннән Гөлнур Әхмәтова, Актүбә бистәсенең 2 нче мәктәбеннән Фәнүзә Кашапова җиңүчеләр сафын бизәде.

Азнакай шәһәре 8 нче мәктәбенең музыка укытучысы Фәйрүзә Гатауллина җитәкләгән "Асылъяр" район укытучылары уен кораллары ансамбле форумда чыгыш ясар өчен махсус чакырылды.

8 нче мәктәпнең укыту-тәрбия һәм милли эшләр буенча директор урынбасары Ландыш Игътисамова әзерләгән халкыбызның көнкүрешен, яшәешен чагылдырган почмак күпләрне сокландырды. Күргәзмә оештыруда шулай ук Сарлы мәктәбеннән Гөлнур Әхмәтова, Урманай мәктәбеннән Эльвира Ихсанова үз өлешләрен кертте.

Нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Азнакай мәгариф идарәсе җитәкчесе Д.Р.Гыйләҗев, милли эшләр буенча методист И.М.Ильясова Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары, катнашучылар министрлыкның Дипломнары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев