Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төркиядән килгән кунаклар Сабантуйны хозур кылды

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин Тарсус шәһәре делегациясен кабул итте. Тугандаш шәһәр вәкилләре милли бәйрәмебез - Сабантуйга махсус атап килде. Шимбә көнне Марсель Шәйдуллин Төркия делегациясе белән район башкарма комитетында очрашты. Очрашу барышында ул кунакларны районның социаль-икътисади тормышы белән таныштырды. Хәл белешеп алганнан соң, алар Тарсус шәһәре башлыгы урынбасары...

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин Тарсус шәһәре делегациясен кабул итте. Тугандаш шәһәр вәкилләре милли бәйрәмебез - Сабантуйга махсус атап килде.

Шимбә көнне Марсель Шәйдуллин Төркия делегациясе белән район башкарма комитетында очрашты. Очрашу барышында ул кунакларны районның социаль-икътисади тормышы белән таныштырды. Хәл белешеп алганнан соң, алар Тарсус шәһәре башлыгы урынбасары Кәрим Туфан белән эшлекле сөйләшүгә күчтеләр.

- Тарсус белән Азнакай арасындагы күпьеллык дуслык мөнәсәбәтләре үсеп килүче буыннар арасында да дәвам итәргә тиеш, шуның өчен дә мин үзебезнең балаларны сезнең лагерьларга җибәреп, ә сезнекеләрне үзебездә кабул итү фикерен тәкъдим итәм, - диде Марсель Зөфәр улы. Кунакларга бу тәкъдим бик ошады. Шулай итеп, җәй ахырында Азнакайның бер төркем сәләтле укучыларына Төркиядә ял итеп кайту җае чыгарга тора.

Тарсус делегациясе "Азнакай киемнәре" ААҖ тегү фабрикасында булды. Биредә эшләүчеләр кунакларга бүләк - Азнакай - Тарсус дуслыгы чагылган чигүле сөлгеләр әзерләгән (рәсемдә).

"Нефтемаш" заводында төрекләрне биредә җитештерелүче техник җиһаз-вагоннар, эшләнмәләр кызыксындырды, очрашу истәлеге итеп хезмәткәрләргә истәлекле сувенирлар да бүләк иттеләр.

Азнакай май заводында да булып, кунаклар андагы эш барышы, продукцияләр төре белән таныштылар, аларны татып та карадылар.

Кичен исә кунаклар Камышлы авылында Сабантуй карады, милли бәйрәмебезне икенче көнне Актүбәдә, ә инде 11 июньдә Азнакайда хозур кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев