Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТР Президенты сугыш ветераннары белән очрашты

5 майда Казан шәһәрендә Президент Рөстәм Миңнехановның Җиңүнең 67 еллыгына багышланган Бөек Ватан сугышы ветераннары белән тантаналы очрашуы булды. Ярты гасыр элек илебез азатлыгы өчен көрәшкән һәркемне Георгий тасмалары һәм чәчәк бәйләмнәре каршы алды. Рөстәм Миңнеханов үзенең котлау сүзендә буыннар бәйләнешенең мөһимлеген ассызыклап узды. «Ышанам, рухи традицияләребезне саклау һәм ныгыту...

5 майда Казан шәһәрендә Президент Рөстәм Миңнехановның Җиңүнең 67 еллыгына багышланган Бөек Ватан сугышы ветераннары белән тантаналы очрашуы булды.

Ярты гасыр элек илебез азатлыгы өчен көрәшкән һәркемне Георгий тасмалары һәм чәчәк бәйләмнәре каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов үзенең котлау сүзендә буыннар бәйләнешенең мөһимлеген ассызыклап узды. «Ышанам, рухи традицияләребезне саклау һәм ныгыту безгә алга таба да тыныч яшәргә, алга таба үсәргә ярдәм итә, социаль-икътисади муллык өчен нигез булып торачак», - диде ул.

Акциядә аайон башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге безнең район делегациясе дә катнашты. Әлеге очрашуда районыбызның 8 ветераны: сугышта катнашучылар Фәрәгать Галимов, Шамил Усманов, Идрис Кәримов, Василий Кириш, Әнвәретдин Вахитов, Социалистик Хезмәт Герое Алмаз Булатов, Фәхразый Кәримов, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе Газинур Газизов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев