Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төп стратегия – язгы чәчүне уңышлы уздыру

Киңәшле эш таркалмас Һәр елның март урталарында районда яңа уңышка нигез салуда катнашачак техника һәм тагылма кораллар, чәчү материалларын тиешле дәрәҗәгә җиткереп хәзерләү, язгы кыр эшләрен агротехнология таләпләре югарылыгында башкарып чыгуга багышланган зур сөйләшү була. Быел ул "Агро ТНГС-И" ҖЧҖ (элекке Вахитов совхозы) базасында узды. Анда муниципаль район, авыл хуҗалыгы...

Киңәшле эш таркалмас

Һәр елның март урталарында районда яңа уңышка нигез салуда катнашачак техника һәм тагылма кораллар, чәчү материалларын тиешле дәрәҗәгә җиткереп хәзерләү, язгы кыр эшләрен агротехнология таләпләре югарылыгында башкарып чыгуга багышланган зур сөйләшү була.

Быел ул "Агро ТНГС-И" ҖЧҖ (элекке Вахитов совхозы) базасында узды. Анда муниципаль район, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү идарәсе, агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре һәм фермерлар катнашты.

Кыр эшләре тактикасы буенча киңәшмә башланыр алдыннан хуҗалыкның баш инженеры Әлфир Фазлыев авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Рәсүл Сәгъдиев һәм инженеры Наил Ситдыйковны техника паркының хәзерлек барышы белән таныштырды. Биредә өч - Мөслим районы үзәгендә эшләнгән "Агромастер - 8500", "Кузбасс - 8,5", "Флексикойл - ST-820" чәчү комплексы бар. Аларга "Ньюхолланд" һәм ике "К - 744-Р1" маркалы зур егәрлекле техника беркетелгән. Болардан тыш, тәгәрмәчле бер "Т - 150К", ике "ХТЗ", алтышар "ЮМЗ" һәм "МТЗ", чылбырлы ун ДТ - 75", берәр "Т - 4А", "Т - 70С" тракторы бар. Шуларның бүген ремонт эшләре алып барыла торган биш "ДТ"дан калганы сафта, агымдагы техник хезмәт күзәтүе уздырасы гына калган. Техниканың төзеклеген мастерской мөдире Сәетгали Шәрипов даими күзәтеп тора.

Баш инженер тәҗрибәле, үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручы тракторчылар Альберт Солтанов, Зирәк Сәлахов, Сергей Бохаров, Сергей Лобанов, Рәис Фәхретдинов, Рамил Галиев, Гаяз Сабирҗанов, комбайнчы Рәсим Хәкимов, "КамАЗ" автомашинасын йөртүче Насих Хәйретдинов, электр белән эретеп ябыштыручы Инсаф Фазлыев исемнәрен мактап телгә ала. Кыр эшләре чорында техникада эшләү өчен үз кешеләре җитмәү сәбәпле, читтән 15 механизатор китертү турында килешү төзегәннәр.

Техника паркында узган семинар-киңәшмәне район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин ачты һәм алып барды. Ул агымдагы елның үзенчәлекле һәм кырыс булачагын, шунлыктан барлык төр кыр эшләрен озакка сузмыйча башкарып чыгу кирәклеген искәртте. Моның өчен техниканы, тагылма коралларны кыска вакыт эчендә сафка бастыру, чәчүлек материалны технологик таләпләргә туры китереп эшкәртү мөһим. Марсель Зөфәр улы хуҗалыкларны якын арада ягулык-майлау материаллары, кирәкле химикат, ашламалар белән тулысынча тәэмин итү кирәклеген дә әйтте.

"Агро ТНГС-И" җәмгыяте башкаручы директоры Миннәхмәт Мәхмүтов хуҗалыкның техник-икътисади халәтенә анализ ясады, игенче-механизаторлар алдында торган бурычларга тукталды. Авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәсүл Сәгъдиев биредәге техника паркының торышы белән таныштырды һәм аның бер атна эчендә тулысынча әзер булачагына ышаныч белдерде.

Семинарда катнашучылар ҖЧҖнең Заречье бүлекчәсендә урнашкан чәчүлек орлык саклау амбарында да булдылар. Орлыкларны чәчүгә хәзерләү, чәчү, үсентеләрне ашлау, химикатлар белән эшкәртү технологияләре белән авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәнис Шәрәфиев, "Россельхозцентр" филиалының Азнакай бүлекчәсе начальнигы Фоат Гаделшин таныштырды.

Семинар-киңәшмә эшенә Марсель Шәйдуллин йомгак ясады.

- Бүген район агросәнәгате алдында торган төп стратегия - язгы чәчү эшләрен яхшы сыйфат белән кыска вакытта уздыру. Моның өчен барлык төр өстәмә чаралар да күреләчәк, - диде район башлыгы.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев