Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төп ставка 17 процент булганда, ипотеканы җәелдерү бик авыр, әле гомумән мөмкин булса – Путин

Төп ставка билгеләнгән вакытта, Россия Үзәк банкы тарафыннан илдә ипотеканы җәелдерү бик авыр булачак. Ставка үзгәрешсез калган очракта, Хөкүмәткә ипотекаларга ярдәм чаралары турында уйланырга туры киләчәк. Бу хакта бүген Мәскәүдә уза торган матбугат конференциясендә РФ Президенты Владимир Путин белдерде. "Төп ставка 17 процент булганда, ипотеканы үстерү бик авыр, әле гомумән...

Төп ставка билгеләнгән вакытта, Россия Үзәк банкы тарафыннан илдә ипотеканы җәелдерү бик авыр булачак. Ставка үзгәрешсез калган очракта, Хөкүмәткә ипотекаларга ярдәм чаралары турында уйланырга туры киләчәк. Бу хакта бүген Мәскәүдә уза торган матбугат конференциясендә РФ Президенты Владимир Путин белдерде.

"Төп ставка 17 процент булганда, ипотеканы үстерү бик авыр, әле гомумән мөмкин булса", - диде ул журналистларга.

Владимир Путин билгеләп узганча, быел һәм моннан алдагы елларда, 2014 нче ел башыннан Үзәк банк төп ставканы 5,5 проценттан күтәргән булуга карамастан, ипотека көтелгәннән югарырак темплар белән үсеш алды. Россия Президенты фикеренчә, банклар да билгеле бер рольне башкарган.

"Коммерция банклары, ничек кенә сәер тоелмасын, ипотека кредитлары буенча ставкаларны арттырмады", - диде ул.

Россия Президенты банклар кредитлар буенча ставкаларны үзгәртергә ашыкмаячагына ышанычын белдерде. Аның сүзләренчә, әгәр, илдә макроикътисади тотрыклылыкны саклау өчен арттырырга туры килгән төп ставка элекке дәрәҗәдә калган очракта, Россия Хөкүмәтенә һәм Россия Банкына ипотекага ярдәм итүгә юнәлдерелгән махсус инструментлар һәм яшь гаиләләр, галимнәр, хәрби хезмәткәрләр, шулай ук гражданнарның гади категориясе өчен субсидияләү программаларын булдыру турында уйларга туры киләчәк.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/12/18/104683/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төп ставка 17 процент булганда, ипотеканы җәелдерү бик авыр, әле гомумән мөмкин булса – Путин