Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төп бурыч – кеше хокукларын саклау

Нәкъ 12 гыйнвар көнне моннан 291 ел элек Петр I фәрманы нигезендә Россия империясе прокуратурасы оештырыла. Аның алдына гаделсезлек, ришвәтчелек, законсызлык, җәмгыять өчен куркыныч гамәлләргә каршы көрәш мәсьәләсе куела. Бүгенгәчә бу вәкаләтле орган үз бурычын лаеклы үтәп килә. Азнакай шәһәре прокуратурасы бәйрәмне нинди нәтиҗәләр белән каршылый? Шәһәр һәм район прокуроры...

Нәкъ 12 гыйнвар көнне моннан 291 ел элек Петр I фәрманы нигезендә Россия империясе прокуратурасы оештырыла. Аның алдына гаделсезлек, ришвәтчелек, законсызлык, җәмгыять өчен куркыныч гамәлләргә каршы көрәш мәсьәләсе куела. Бүгенгәчә бу вәкаләтле орган үз бурычын лаеклы үтәп килә. Азнакай шәһәре прокуратурасы бәйрәмне нинди нәтиҗәләр белән каршылый? Шәһәр һәм район прокуроры Илшат Фәрит улы Нәҗмиев белән әңгәмәбез шул хакта.
- Илшат Фәритович, бәйрәмнәрне нинди кәефләр белән каршылыйсыз?
-Прокуратура хезмәткәрләре көне яңа ел башы белән туры килә. Шуңа күрә дә бәйрәм кәефе узган елгы эш нәтиҗәләренә бәйле. Уңышлар куанычлы икән, димәк, кәеф тә яхшы. Ә 2012 ел шактый катлаулы булды. Азнакайлыларның законлы хокуклары һәм мәнфәгатьләренең сакланышы, куркынычсыз имин тормышын тәэмин итүдә күп эш башкарылды. "Гомумкүзәтчелек" тикшерүләре барышында гына да Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафынан 4938 закон бозу очрагы ачыкланды, 447 протест белдерелеп, судка 1115 дәгъва гаризасы җибәрелде, власть органнары һәм предприятие җитәкчеләре адресына 398 гариза кертелде, 338 юридик һәм җаваплы зат административ тәртиптә җавапка тартылды. Прокурор тикшерүләре буенча тикшерү органнары тарафынан 12 җинаять эше кузгатылды. Шулай ук кисәтү характерындагы чаралар да күрелде - закон бозуга юл куелмасын өчен 98 җаваплы затка карата кисәтү ясалды.
- Район халкы хокукларын яклауда төп ышанычы итеп прокуратура органнарын күрә һәм мөрәҗәгать итә, шулаймы?
- Сүз дә юк, район халкы үз хокуклары белән кызыксына. Күп очракта төрле инстанцияләрне үтеп тә ярдәм таба алмаган, дөреслек эзләп гаҗиз булган кешеләр килә. Узган елда төрле сораулар белән килгән гражданнарның 305 мөрәҗәгате уңай хәл ителде. Алар арасында хезмәт закончалыклары бозылу, торак-коммуналь хуҗалыгы белән бәйлеләре аеруча күп. Шикаятьләрнең шактый өлеше канәгатьләндерелә икән, димәк гражданнар нигезсез мөрәҗәгать итми. Кеше хокукларын саклау - прокуратураның төп бурычларының берсе. Хокук сагы хезмәткәренең үз эшен никадәр оста, гадел, җаваплы башкаруы әнә шулай кеше язмышларын хәл итә.
- Азнакайлылар кайда да сынатмый. Бу хокук саклау, законнар үтәлешендә дә чагылыш табадыр?
- Эш нәтиҗәләре һәм күрсәткечләре буенча Азнакай шәһәр прокуратурасы республиканың район һәм шәһәр прокуратуралары арасында югары позицияләрнең берсен алып тора. Безнең эшкә Татарстан Республикасы прокуроры К.Әмиров та югары бәя бирде. Прокурор урынбасары Илнур Мортазинга "Район һәм шәһәр прокурорының иң яхшы урынбасары" исеме бирелде. Прокурор һөнәре - иң катлаулы һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе. Биредә үз эшенең теориясен генә белеп калмыйча, практикада да зур тәҗрибә тупларга кирәк. Азнакай прокуратурасында әнә шундый зур тәҗрибә туплаган, үз эшләренең чын осталары эшли. Яңа еллар яңа уңышлар, яхшы кәеф алып килсен!
Әңгәмәдәш: Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төп бурыч – кеше хокукларын саклау