Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Җиңү тантана итте. Фоторепортаж, видеорепортаж.

Яз алып килгән иң садә, иң якты, изге бәйрәмнәребезнең берсе булган Җиңү көнен азнакайлылар быел да күтәренке рух белән каршы алды. Аңа әзерлек инде күптән башланып, оешма-учреждениеләрдә, мәктәпләрдә ветераннарыбыз белән очрашулар, табын артында җыелып аралашулар барды, аларга көнкүрешләрендә ярдәм-кайгырту күрсәтелде. 2 майда шәһәребезнең Мәңгелек ут янәшәсендә вахта басты. Инде традициягә...

Яз алып килгән иң садә, иң якты, изге бәйрәмнәребезнең берсе булган Җиңү көнен азнакайлылар быел да күтәренке рух белән каршы алды. Аңа әзерлек инде күптән башланып, оешма-учреждениеләрдә, мәктәпләрдә ветераннарыбыз белән очрашулар, табын артында җыелып аралашулар барды, аларга көнкүрешләрендә ярдәм-кайгырту күрсәтелде. 2 майда шәһәребезнең Мәңгелек ут янәшәсендә вахта басты. Инде традициягә әверелгән Хәтер уты эстафетасы 6 майда старт алып, район авылларын йөреп чыкты. 8 майда районыбыз авылларында, Актүбә бистәсендә тантаналы митинглар узды, һәйкәлләргә чәчәкләр салынды, халык концерт- тамашаларда күңел ачты, дип яза районның "Маяк" газетасы.

9 май көнне район халкы Азнакай шәһәренә төп тантанага җыелды. Җирлегебездә матур гадәткә әверелгән - солдат боткасы белән сыйланганнан соң, Ватан сугышы фронтлары әләмнәре җилфердәгән сафлар уртасыннан тынлы оркестр маршы астында ветераннарыбыз, район җитәкчеләре, азнакайлылар Билгесез солдат истәлегенә куелган һәйкәлгә - Җиңү паркына үтте. Инде өченче ел рәттән бәйрәм биредән башлана. Тантаналы шартларда, ветераннарыбыз катнашында Билгесез Солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды. Аннары "Үлемсез полк" сафлары, сугыш чоры машиналарында урын алган хөрмәтле ветераннарыбыз Җиңү мәйданына юл алды. Илгә азатлык яулап шәһит киткән әти-бабайлары, якыннары, туганнары фотосурәтләрен тоткан олысы-кечесенең бу мизгелләрдә чиксез дулкынлану кичергәнлеге сизелә иде. Әйтерсең лә яу кырында һәлак булган фронтовикларның рухлары да алар белән янәшә атлый...

-Бүген без ил азатлыгын яуларга киткән һәм батырларча көрәшеп һәлак булган якташларыбызны зур хөрмәт белән искә алабыз, рухларына баш иябез. Ни кызганыч, исән-имин әйләнеп кайту насыйп балганнарның сафлары елдан-ел сирәгәя. Бүгенге көндә бу сугышны кичкән ветераннарыбызның нибары 57се исән. Җиңү солдатлары, көнне-төнгә ялгап тылда хезмәт куйган райондашлар, ул елларның бар михнәтен күргән-кичергән сугыш чоры балалары алдында без барыбыз да олы бурычлы. Аларның кадерен белик, алар турында кайгыртыйк, күңел җылыбызны кызганмыйк, - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантананы ачып.

Театральләштерелгән тамаша сугыш чорларында йөртте, күңел төпкелләрен айкап, күзләргә яшь тамчылары элдерде. Никадәр югалтулар, михнәтләр хисабына яуланган бу Җиңү! Районыбыздан фронтка киткән 16 мең кешенең нибары яртысына якыны гына туган якларга әйләнеп кайта алган. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, илебез башкаласыннан кайткан якташыбыз - әфган сугышы ветераны, Россия Герое Ильяс Дауди, республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнгы Рәдиф Камалеев, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов чыгышларында Азнакайның батыр ул-кызлары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларына дан һәм хөрмәт чагылды, бәйрәм белән котлап, алар ил-көннәргә иминлек, изге теләкләрен юлладылар. Бу теләкләрне хуплап зәңгәр күккә ак күгәрченнәр очты.

Яу кырында һәлак булган батырларны данлап салют яңгырады. Мәңгелек ут мемориалы чәчәк бәйләмнәренә күмелде.

Быелгы кырыс холыклы яз кояшы бәйрәм көнне җылысын һич җәлләмәде, әйтерсең ул да Җиңү көнен генә көткән! Мәйдан тулы халык ташкыны, әнә, шат йөзле азнакайлылар бер-берләрен котлашалар, сөйләшеп сүзләр бетми. Балалар иҗат коллективлары катнашындагы концерт, аннары инде кичке якта район һәм шәһәр үзешчән сәнгать смотр-конкурсларында җиңү яулаган райондашларның чыгышлары, Җиңү салюты - бәйрәмнең онытылмас мизгелләре әнә шулай көн буена дәвам итте, халык бер гаилә булып, рәхәтләнеп бәйрәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев