Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тормыш бәрәкәтле булсынга эшлибез

Азнакай электр челтәрләре коллективының һөнәри бәйрәме алдыннан без аның җитәкчесе Әлмир Латипов белән очраштык һәм предприятие башкарган эшләр, аның кешеләре турында кыскача сөйләвен сорадык. - Энергетиклар көне үзенчәлекле вакытка - ел төгәлләнү, башкарган эшләргә йомгак ясау чорына туры килә. Шуңа да бәйрәм һәм Яңа ел алды көннәре предприятие эшчеләре, техник...

Азнакай электр челтәрләре коллективының һөнәри бәйрәме алдыннан без аның җитәкчесе Әлмир Латипов белән очраштык һәм предприятие башкарган эшләр, аның кешеләре турында кыскача сөйләвен сорадык.
- Энергетиклар көне үзенчәлекле вакытка - ел төгәлләнү, башкарган эшләргә йомгак ясау чорына туры килә. Шуңа да бәйрәм һәм Яңа ел алды көннәре предприятие эшчеләре, техник хезмәткәрләре, әйдәр белгечләре өчен истәлекле булулары өстенә аларга икеләтә җаваплылык та алып килә.
Безнең электромонтерлар районның сиксәнгә якын торак пунктына, шул исәптән Азнакай шәһәренә һәм Актүбә эшчеләр бистәсенә, йөзләгән нефть һәм газ чыгару объектларына хезмәт күрсәтә. Кулланучыларны энергия белән Азнакай, Тымытык, Актүбә һәм шәһәр участоклары персоналы тәэмин итә.

Азнакай электр челтәрләре районы гаебе һәм көтелмәгән башка сәбәпләр белән бәйләнешле өзеклекләрнең озак еллар буена күзәтелгәне юк икән, моны, беренче чиратта, предприятиедә үз эшен җиренә җиткереп башкаручы, һәртөрле четерекле хәлләр дә җиңеп чыгарга сәләтле тырыш, бердәм коллектив туплануы белән аңлатырга кирәктер. Бүген мин электр белән тәэмин итү участокларында эшләүче мастерлар И.Әхмәтгәрәев, Р.Мөкъсинов, Р.Әхмәтов, Р.Гәрәев, Ф.Шакиров, И.Гарифуллин, электромонтерлар Р.Хәкимов, И.Әсхәпов, Р.Биктимеров, Р.Чумуткин, А.Сәмигуллин, А.Әскәров, Р.Исламов, Р.Әгълиев, И.Заһитов, А.Гафуров, И.Гәрәев исемнәрен зур канәгатьләнү хисе белән атый алам.
Предприятие начальнигы урынбасары А. Шәрәфиев җитәкләгән кулланучыларга хезмәт күрсәтү төркеме инженерлары Р.Миңнеголов, Р.Әхмәдиев, А.Авзалова, А.Кәлимуллина, И.Газизуллин, Р.Сафиуллин, контролерлар Ф.Нигымаева, Г.Сәитова, Г.Илдарханова, З.Хәсәнова, Э.Алтынбаева, И.Дульскене, А.Сәлахова, Т.Исхакова, электр чутлагычларын алыштыру электромонтерлары И.Җиһангиров, И.Әсхәпов, техник Л.Исхакова үзләрен эшләренең осталары итеп таныттылар.
Югары вольтлы подстанцияләр районы коллективы да кулланучыларга өзеклексез хезмәт күрсәтүдә зур эш башкара. Т.Газизуллин, Р.Сабирова, З.Нәҗметдинова, Р.Сафиуллин, Т.Тяжкороб, В.Мөхәммәтҗанов, В.Зарифуллина, Г.Гайнаншина, И.Сәгъдиев, В.Купцов кебек тәҗрибәле электромонтерларның осталыгы нәтиҗәсендә килеп чыккан аварияләр тиз арада бетерелә.
Электр җиһазлары искермичә генә тормый. Аларны ремонтлау, икенче "сулыш" бирүне электрослесарьлар Р.Нутфуллин, М.Гарипов, М.Шакиров, Р.Исламов, электромонтерлар Э.Фәрхетдинов, Е.Краснова, Р.Галимов, элемтә инженеры Л.Шакирова һ.б. башкара.
Саный китсәң, башкарган эшләребез, коллектив горурлыгы булган кешеләребез турында бик озын-озак сөйләп булыр иде. Сүземне йомгаклап, барлык эшче-хезмәткәрләребезне, лаеклы ялдагы ветераннарыбызны, районыбыз энергетикларын һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм, иң изге теләкләремне җиткерәм. Ныклы сәламәтлек, бәхет сезгә юлдаш булсын. Бәйрәм белән!

Әңгәмәдәш - Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тормыш бәрәкәтле булсынга эшлибез