Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Торак шартларыңны яхшыртасың килсә

Татарстан Республикасындагы "Социаль ипотека" максатчан дәүләт программасы нигезендә республика гражданнары ташламалы шартларда торак ала алалар. Социаль ипотека системасы буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларның исәпкә басу өчен гаризалары яшәү урыннары буенча җирле үзидарә органнарында кабул ителә. Социаль ипотека системасы буенча торак шартларын яхшыртуга исәпкә басу өчен мохтаҗ гаилә яшәү яки эш...

Татарстан Республикасындагы "Социаль ипотека" максатчан дәүләт программасы нигезендә республика гражданнары ташламалы шартларда торак ала алалар.

Социаль ипотека системасы буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларның исәпкә басу өчен гаризалары яшәү урыннары буенча җирле үзидарә органнарында кабул ителә.

Социаль ипотека системасы буенча торак шартларын яхшыртуга исәпкә басу өчен мохтаҗ гаилә яшәү яки эш урыны буенча гаризасын бирергә; һәр гаилә әгъзасына яшәү минимумыннан да ким булмаган айлык кереме һәм торак сатып алганга ай саен агымдагы түләүләрне түләп бару сәләте булырга; бер гаилә әгъзасына тулай мәйдан белән тәэмин ителеш 18 кв. метрдан да ким булмаска (әлеге кагыйдә программада катнашучылар - предприятие хезмәткәрләренә кагылмый); гариза бирүче һәм аның эшкә яраклы әгъзалары хезмәт белән шөгыльләнергә тиеш.

Дәүләт яклавы кысаларында бирелә торган торак биналар ТР Министрлар Кабинетының 2007 елның 2 августында чыккан "Социаль ипотека буенча гражданнарга торак биналар бирү тәртибе" турында 366 нчы карары нигезендә бүленә:

-бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен - төзелгән торакның 45 проценты күләмендә;

-социаль ипотеканы финанслауда катнашучы оешмаларның хезмәткәрләре өчен - финанслаштыруда фактик катнашуның 45 проценты күләмендә;

-кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ гражданнар өчен - төзелгән торакның 10 проценты күләмендә.

Дәүләт яклавы нигезендә бирелә торган торак биналарның гомуми мәйданы нормативлары түбәндәгечә:

-ялгыз яшәүче граждан өчен - 33 кв.м;

-2 кешелек гаилә өчен - 42 кв.м;

-3 һәм аннан күбрәк кешелек гаилә өчен - бер гаилә әгъзасына - 18 кв.м.

Кредитлау вакыты - 28,5 ел. Торак бәясе елга 7 процентка кыйммәтләнә.

Ипотеканың төп өстенлеге шунда - торак сатып алырга озак еллар акча җыйганчы, гаилә хәзердән үк яңа фатирда яши. Яңа фатирда заемчы һәм аның гаилә әгъзалары теркәлә ала. Моннан тыш, заемчы торак сатып алуга һәм ипотека буенча процентлар түләүгә тоткан суммадан керемгә салым өлешен кайтарып алырга хокуклы.

Торакның сатып алынмаган өлеше наемга бирелә. Түләүләрне вакытында кертә алмаган очракта билгеле шартларда торак сатып алуны туктатып тору мөмкин.

Исәпкә басканнан соң гаиләдә бала туа икән, торак бина бәясен түләүгә дәүләт тарафыннан 200 мең сумлык ярдәм бирелә, әмма бу сумма торак бинаның бала туганчы түләнми калган өлешеннән артык бирелми.

2005-2011 елларда Азнакай районында социаль ипотека буенча ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды ярдәме белән 703 фатирлы 9 торак йорт ( 46257 кв.м) төзелде.

Бүгенге көндә Азнакай шәһәрендә көнчыгыш "Б" микрорайонында Радужная урамы, 3 адресы буенча 80 фатирлы торак йорт төзелә. Алты катлы бу йорт (алтынчы кат - мансарда) шәхси проект буенча эшләнә. 1-6 нчы катларда 1, 2, 3 бүлмәле фатирлар урнашкан.

Социаль ипотека буенча фатир алу тәртибе турында архитектура һәмТКХ бүлегендә түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: Азнакай шәһәре, Гурьянов ур., 18, 11 нче бүлмә, тел. 7-06-91.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев