Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Торак-коммуналь хужалыгы Департаменты Азнакай юлларындагы бозларны вакытында чистартырга вәгъдә бирде

Һава торышын аңлырмын димә. Әле җебетә, әле туңдыра, я булмаса буранлап кар явып китә. Якшәмбе, 12 гыйнварда нәкъ яздагыча җебетеп җибәрде, йорт түбәләренә яткан кар, боз сөңгеләре ишелеп-ишелеп, шуып төште. - Хәзер урамга чыгарга да дер калтырап торам, - ди Рәсимә ханым. - Ленин урамы, 40 йортта урнашкан кибеткә кереп...

Һава торышын аңлырмын димә. Әле җебетә, әле туңдыра, я булмаса буранлап кар явып китә. Якшәмбе, 12 гыйнварда нәкъ яздагыча җебетеп җибәрде, йорт түбәләренә яткан кар, боз сөңгеләре ишелеп-ишелеп, шуып төште.

- Хәзер урамга чыгарга да дер калтырап торам, - ди Рәсимә ханым. - Ленин урамы, 40 йортта урнашкан кибеткә кереп барышым иде. Күз алдымда түбәдән бер өем бозлы кар ишелеп төште. Мине санаулы сантиметрлар гына коткарып калды. "Бәхетең бар икән, исән калмас идең", - диде узып баручы бер апа да.

- Подъезд баскычына бала тоткан көйгә барып төштем. Бәхетемә, алай каты бәрелмәдек. Юкса, биредә көне-төне җыештырып, карын көрәп, бозын ватып торалар. Бик чиста. Шулкадәрле авыр эшен эшләгәч, нигә подъезд баскычларына ком да сибеп китмиләр икән, - ди яшь ана Ләйсән.

Дүшәмбе көнне иртә белән шәһәр урамнары, подъезд, объектларның баскыч төпләрен карап фотога төшереп йөрдем. Йорт яннарыннан хәвефсез генә үтеп йөрү бик авыр. Якшәмбе көнне җебегән түбәдән тамган тамчы, салкынайткач, "шугалакка" әйләнгән. Подъезд, кибет, башка объектлар аллары кардан чистартылган булса да, боз каткан. Ләйсән ханым әйткәндәй, комын гына сибеп китсәләр икән. Ленин урамы, 21 йорт подъезд баскычларында да боз каткан. Хәсәнов урамы, 2 йортның бозлы тимер баскычларына карап: "Монда таеп егылсаң", - дип шомландым. Шуннан узып баручы Әминә апа белән фикерләремне уртаклашмакчы булдым:

- Җыештыручыбыз бик әйбәт безнең, - диде ул. - Шушы кадәр җебеткәннән соң ничек шулкадәр бозны чабып бетерсен инде ул. Үзебезгә бик сак йөрергә кирәк!

Шәйхетдинов урамы, 5 йортта яшәүче Әлфинур ханым, Хәсәнов урамы, 11 йорттан Әнисә апа да сораштыра башлауга җыештыручыларны мактарга керештеләр.

- Авыр ломнар тотып, боз ватып йөрүче кызларны күреп, җәллим мин. - Кыш уртасында яңгыр ява, әле генә җылы, ә икенче көнгә кинәт суытып, я булмаса ишеп кар явып китә. Элекке чорда мондый ук хәлләр булмый иде. Кешеләрнең мәрхәмәтсезлегенә Ходайның бер җәзасыдыр бу. Шөкер, соңгы елларда иманыбызга кайтабыз, мәчетләр калка, дин юлына бастык, - дип табигать "шаяруларына" үзенчә бәя биреп алды Әнисә апа.

Ком сибү мәсьәләсе җыештыручының игътибарлы булуы, тырышлыгыннан тора икән. Кайбер ишек алды, тротуарларда (мәсәлән, Хәсәнов урамы 22,18 йортлар) ком сибелгән иде.

- Кышкы чорга алдан ук хәзерлек чаралары күрелде. Җылыда торсын өчен ишек алларындагы торба өстенә тротуарларга сибәр өчен ком куелды. Йорт түбәләрен көриләр. Кинәт җылытып җибәргәч, әлбәттә, 365 йортның барысының да түбәсен берьюлы көрәп бетерү мөмкин түгел. Кимчелекләрне әйтүегез өчен рәхмәт, мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышырбыз, - диде торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү Департаменты директоры Руслан Мөхтәсимов.

Әлбәттә, бөтен объектларны, ишек алларын да тикшереп чыгып булмады. Халык аеруча күп йөри торган поликлиника, шифаханәләр, социаль-көнкүреш объектлары тротуарлары, баскыч төпләре чистартылган иде.

Иминлегебез һәм сәламәтлегебез күп очракта үзебезгә дә бәйле. Аяк киемнәре таймасын өчен наждак кәгазе, пластырь ябыштырырга була. Балаларны күзәтү астында тотарга кирәк.

Бала-чага тайгак юлда сак булырга кирәк дип уйламый шул, киресенчә шуып уйнарга ярата. Кайчагында яшәүчеләрнең дә битарафлыгына шаклар катасың. ТСЖ хезмәткәрләре йорт кырыйларына йөрергә ярамаганлыкны белгертеп махсус тасмалар бәйләп чыкканнар. Ә кайбер мәнсезләре артыннан ук шул тасмаларны өзгәләп тә чыккан.

Иртә белән ялтырап торган бозда шуып йөрмәле иде, әбәткә инде кайбер йортларның подъезд баскычларына (Ленин урамы, 21 йорт) ком сибеп тә куйганнар иде. Теләк булса, эшлибез икән бит. Ярый да югарыдагы очракларда "ходай саклап калды". Ә сакламаган булса? Бозлы подъезд баскычларына комны әбәт җиткәндә түгел, кешеләр эшкә, балалар бакчага барганчы иртәдән үк сибеп куярга кирәктер ул. Карын соңыннан да көрәргә була, иң беренче чиратта кеше сәламәтлеге, иминлеге турында кайгыртырга кирәк.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тораккоммуналь хужалыгы Департаменты Азнакай юлларындагы бозларны вакытында чистартырга вәгъдә бирде