Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төнге каравыл Азнакай авылларына килеп җитмәгән

Язгы-җәйге чорда табигать кенә түгел, караклар да "уяну"ын истән чыгармасак иде. Караучысыз калган фермалар - караклар өчен менә дигән җим. - Фермаларда каравылчылар, яктылык, коймалар, ныклы һәм ышанычлы бик, рәшәткәләр, элемтә булмау, мал-туар бурларына кыңгыр эшләрен башкарырга аеруча җиңеллек тудыра, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров. Узган...

Язгы-җәйге чорда табигать кенә түгел, караклар да "уяну"ын истән чыгармасак иде. Караучысыз калган фермалар - караклар өчен менә дигән җим.

- Фермаларда каравылчылар, яктылык, коймалар, ныклы һәм ышанычлы бик, рәшәткәләр, элемтә булмау, мал-туар бурларына кыңгыр эшләрен башкарырга аеруча җиңеллек тудыра, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров.


Узган ел районыбызның Якты-Күл, Чалпы, Үчәлле, Кәкре Елга, Карамалы, Туйкә, 1 Май авылларындагы фермалардан мөгезле эре терлек урлану да моның ачык мисалы. Караклар шәхси хуҗалыкларга кереп, мал-туар урлаудан да читенсенеп тормыйлар. Ә бит берәү дә чит кеше өчен мал асрамый: ашарга ит булсын, артыгын сатып әз генә булса да акча юнәтү нияте белән үстерә аны авыл кешесе. Чалпы, Якты Күл, Курай Елга, Бүләк, Карамалы авылларындагы ихаталарга кереп, сарыклар урлаганда караклар нәрсә турында уйлады икән?


Бүген бер каравылчыны "тоту" хуҗалыкларга 8 меңнән алып 10000 сумга кадәр "төшә" икән. Урланган эре мөгезле терлек хакы белән чагыштырсаң, әлбәттә фермаларга эшкә каравылчылар алу яхшырак. Районда "Ф.Кәримов", "Марс", "Мөстәкыймов ис." хуҗалыкларның товарлыклы-сөтчелек фермаларына видеокамералар куелган.


- Видеокүзәтү системасы, урнаштыру белән бергә, хуҗалыкларга 70-80 меңгә төшсә дә, ул үз-үзен тиз арада аклый. Мәсәлән, бүген бер сыер уртача 60 мең сум тора, буаз булса, аннан да күбрәк. Мондый төр сакчыллык чаралары куелган урыннарда, Аллага шөкер, терлек урлау очраклары булмады, киләчәктә райондагы барлык фермалар да видеокамералар белән тәэмин ителер дигән өметтә торабыз, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.


Алда - яз һәм җәй айлары. Статистика күрсәткәнчә, терлекләрне аеруча шушы вакытта күбрәк урлыйлар икән. Мәсәлән, узган ел апрельдә бер, август-сентябрь айларында - икешәр, июньдә - дүрт терлек урлау факты теркәлгән. Димәк, саклык чараларын алдан күреп, җинаятьләргә шартлар тудырмаска гына кирәк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төнге каравыл Азнакай авылларына килеп җитмәгән