Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәмәкедән илдә елга 500 кеше үлә

17 ноябрьдә дөньяның күп кенә илләрендә "Тәмәкедән халыкара баш тарту көне" билгеләп үтелә. Аның максаты - халыкның төрле катламнарын тәмәкегә каршы көрәшкә тарту, аның сәламәтлеккә зыянын аңлату һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Соңгы 5 елда Россиядә тәмәке тартучылар, бигрәк тә хатын-кызлар һәм балалар арасында нык арткан. Тәмәке тартучы 40 процент...

17 ноябрьдә дөньяның күп кенә илләрендә "Тәмәкедән халыкара баш тарту көне" билгеләп үтелә. Аның максаты - халыкның төрле катламнарын тәмәкегә каршы көрәшкә тарту, аның сәламәтлеккә зыянын аңлату һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Соңгы 5 елда Россиядә тәмәке тартучылар, бигрәк тә хатын-кызлар һәм балалар арасында нык арткан. Тәмәке тартучы 40 процент хатын-кыз көмәнле вакытта да тартуын ташламый. Өлкәннәрнең яман гадәте аркасында 80 процент бала көн саен пассив тәмәке тартуга дучар ителә. Тәмәке тудырган авырулардан илдә ел саен 500 мең кеше вафат була. Ай саен тәмәкегә киткән акчага 37 ипи, 15 л сөт, 2 кг сыр яки ит алып булыр иде.

Әлеге борчулы статистика бер генә җитәкчене дә, актив тормыш карашлы бер генә гражданинны да битараф калдырмый. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча район комиссиясе инициативасы белән барлык оешмаларда 14-20 ноябрь чорында Сәламәтлек атналыгы үткәрергә тәкъдим итәбез. Атна барышында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны дәвам итәргә, табиблар катнашында лекцияләр оештырырга, эш һәм җәмәгать урыннарында агитацияне активлаштырырга, массакүләм физкультура-сәламәтләндерү чаралары, гаилә спорт бәйрәмнәре үткәрергә чакырабыз. Сәламәтлек -җәмәгатьчелекнең иң зур байлыгы, хезмәт җитештерүчәнлегенә олы этәргеч, сәламәт буын чылбыры, милләтнең һәм дәүләтнең үсеше. Атналыкта барыбыз да актив катнашыйк!

14 ноября - Всемирный день борьбы против диабета

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев