Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эссе көнгә карамый...

Җәйнең эссе көннәреннән кайда яшеренергә белми җәфа чиккәндә, кызу кояш астында хезмәт куючыларга кызганып карыйсың, бигрәк тә юл төзүчеләргә. Таңсылу Хәертдинова Быелгы сезонда алар районда шактый күләмдә эш башкарырга ниятләп тора. Хәзерге вакытта квартал эчендәге юлларны ремонтлау буенча шәһәрдә актив эш алып барыла. Бу җәһәттән республика бюджетыннан 20 миллион сум...

Җәйнең эссе көннәреннән кайда яшеренергә белми җәфа чиккәндә, кызу кояш астында хезмәт куючыларга кызганып карыйсың, бигрәк тә юл төзүчеләргә.
Таңсылу Хәертдинова

Быелгы сезонда алар районда шактый күләмдә эш башкарырга ниятләп тора. Хәзерге вакытта квартал эчендәге юлларны ремонтлау буенча шәһәрдә актив эш алып барыла. Бу җәһәттән республика бюджетыннан 20 миллион сум акча бүленгән. Шуның 15 миллионы шәһәр кварталларындагы юлларны карауга тотылса, 5 миллионы Актүбә бистәсендәге юлларны ремонтлауга китә. "Татнефть" идарәсе дә 5 миллион сум акча биргән. Бүгенге көнгә инде 17 кварталда 11 миллион сумлык эш башкарылган.
- Тагын 3-4 кварталның юлларын карау күз уңында тотыла. Асфальт түшәгәнче башкарылган ямау эшләренә шәһәр бюджетыннан да 2,5 миллион сум акча бүленгән иде. Берничә ай эчендә генә дә шәһәр урам-кварталларында бәһалап бетергесез эшләр башкарылды, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Р.Шәкүров.
Хәсәнов-Болгар урамы кварталы юлларын ремонтлауга монда яшәүчеләр куанып туя алмый.
- Биредә инде 40 ел яшим, әле мондый шома юллар күргән юк иде. Бөтен җиргә ямь кереп китте. Урамга чыгып ял итүләре дә рәхәт. Сөенеп туеп булмый. Олы эшләр башкарган өчен хакимиятебезгә зур рәхмәт, - ди И. Мәхмүтов.
Хәзерге вакытта юл эшләре Шәйхетдинов урамындагы 2нче йорт алдында бара. Димәк, тиздән эшләр тәмамланып, тагын бер йорт алды кварталы шәһәрдәшләребезне шатландырыр. Юлчылар тырышлыгы белән беррәттән, алар хезмәтенә кадер белән карасак, тиешле таләпләрне үтәсәк, юллар озак хезмәт итәр, иминрәк булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тљзеклђндерњ