Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тикшерелүдән баш тартсаң, җәза катгыйлана

РФ административ кодексының 27.12.1 маддәсе, 1 бүлеге буенча, административ хокук бозучылар ( җитәрлек нигезләмә булганда) спиртлы эчемлекләр куллануны раслау өчен медицина тикшерүенә җибәреләләр. Юлламаны административ хокук бозулар турында беркетмә төзүче җаваплы кешеләр бирә. Медицина тикшерүе узу турында беркетмәнең күчерелмәсе медицина күзәтүе үтәргә тиешле кешегә тапшырыла. Балигъ булмаган яшүсмерне медицина күзәтүе...

РФ административ кодексының 27.12.1 маддәсе, 1 бүлеге буенча, административ хокук бозучылар ( җитәрлек нигезләмә булганда) спиртлы эчемлекләр куллануны раслау өчен медицина тикшерүенә җибәреләләр. Юлламаны административ хокук бозулар турында беркетмә төзүче җаваплы кешеләр бирә. Медицина тикшерүе узу турында беркетмәнең күчерелмәсе медицина күзәтүе үтәргә тиешле кешегә тапшырыла. Балигъ булмаган яшүсмерне медицина күзәтүе узуга җибәргәндә бу хакта аның әти-әниләренә хәбәр ителә. Җаваплы кеше медицина тикшерүе үтәргә тиешле затның кем булуын ачыкларга тиеш. Беркетмәдә әлеге затның документлары булмау, яки шәхесне билгеләгәндә официаль чыганак турында да күрсәтелә. Административ җавапка тартылучы медицина күзәтүе узудан баш тарткан очракта, беркетмәдә бу хакта билге куела. Медицина тикшерүен әлеге хезмәткә лицензиясе булган медицина оешмалары гына уздыра ала.

Шунысын да әйтеп узарга кирәк: административ хокук бозучы спиртлы эчемлекләр куллануга медицина тикшерүе узудан баш тартса, җәза төре дә катгыйлана.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тикшерелүдән баш тартсаң, җәза катгыйлана