Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Терлекчеләргә сертификатлар тапшырылды

Иң беренчеләрдән булып акчалата бүләкне Зиннур Шәвәлиев крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре - технолог Флүзә Фәррахова, бозау караучы Рәлия Мамалимова, сыер савучылар Гүзәл Лотфуллина һәм Дамир Ибәтов алды. Күптән түгел генә оешуына карамастан, хуҗалык җитештерү күрсәткечләре буенча районда беренчеләр сафында бара. Биредә 653 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 250 башы -...

Иң беренчеләрдән булып акчалата бүләкне Зиннур Шәвәлиев крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре - технолог Флүзә Фәррахова, бозау караучы Рәлия Мамалимова, сыер савучылар Гүзәл Лотфуллина һәм Дамир Ибәтов алды.
Күптән түгел генә оешуына карамастан, хуҗалык җитештерү күрсәткечләре буенча районда беренчеләр сафында бара. Биредә 653 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 250 башы - савым сыер. 2011 елда көнгә 1,5 тонна сөт савып алган булсалар, 2012 елда 2 тоннага җиткергәннәр. Мөгезле эре терлек саны 129 башка арткан, үлем-китем 65 башка кимегән, уртача тәүлеклек үсеш - 800 гр. Фермалар төзек, малларның аслары чиста, алларында сыйфатлы ризык, терлекчеләр өчен уңай шартлар тудырылган.
- Авыл хуҗалыгын үстерү буенча районда бүгенге көндә шактый эшләр башкарыла. Терлекчеләрне акчалата кызыксындыру - моның тагын бер матур мисалы. 2013 елда 20 хуҗалыкта сөтүткәргеч урнаштырылачак. Аның 50 проценты район бюджетыннан, 50 проценты ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан финанслаштырылачак. Сөтүткәргеч безгә продукцияне дәүләткә югары сорттан тапшырырга, димәк тагын да табышлырак эшләргә мөмкинлек бирәчәк һәм, әлбәтә, сыер савучыларның хезмәтен күпкә җиңеләйтәчәк. Сезнең хуҗалык та бу программага керде, - дип авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Миргасим Усманов терлекчеләрнең күңелен тагын да үсендерде.
Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов район башлыгы, депутатлар исеменнән Яңа ел белән тәбрикләде, фидакарь хезмәтләре өчен ферма хезмәтчәннәренә рәхмәтен белдерде.
- Районда алдынгы механизаторларны бүләкләү традициясе яшәп килә, сезонга 20 сертификат алучылар бар. Терлекчелек тармагы - ул төп табыш чыганагы, шуңа күрә район җитәкчелеге бу өлкәдә дә матди кызыксындыру ысулын кулланырга дигән карарга килде, аның положениесе эшләнде. Ай саен район бюджетыннан терлекчеләрне бүләкләү өчен 100 мең сумга якын акча каралган, - диде Наҗәт Мәсгут улы.
Узган ел белән чагыштырганда югарырак хезмәт җитештерүчәнлегенә ирешкән сыер савучыларга, мал караучыларга ай саен 1000 сумлык, ферма мөдирләренә, зоотехникларга, ветеринар табибларга кварталга бер 3000 сум күләмендә сертификатлар биреләчәк.
Бу көнне "Азнакай" агрофирмасы" ҖЧҖ нең Урманай бүлекчәсендә дә 5 терлекчегә шундый сертификат тапшырылды.
- Җәмгыятьнең генераль директоры Илгиз Мөслимов, бүлекчә җитәкчесе Ирек Катеев эш шартларыбыз белән гел кызыксынып торалар, хезмәт хакы вакытында түләнә. Район җитәкчелеге тарафыннан хезмәтебезнең югары бәяләнүенә бик рәхмәтлебез. Сертификатлар тапшыру тагын да тырышыбрак эшләргә этәргеч бирә, - ди 30 ел Урманайда сыер савучы, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Роза Абдуллина уңай үзгәрешләргә үзе һәм хезмәттәшләре өчен сөенеп.
Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Терлекчеләргә сертификатлар тапшырылды