Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Теркәлмәгән җир берәмлекләре кадастр исәбеннән төшерелә

Йорт-җир, аларны рәсмиләштерү һәм теркәтү - гаять катлаулы эш. Бу өлкәдәге иң мөһим саналган сорауларны Федераль бюджет оешмасының Татарстан Республикасы буенча «Кадастр палатасы» директор урынбасары Алина Камәртдиновага юлладык. - Башта ачыклап узыйк әле, хезмәтегез нидән гыйбарәт? -Йорт-җирләрен теркәтергә теләүчеләрдән гаризалар алып, документларын туплыйбыз. Болардан тыш, җирне кадастр исәбенә кую, аңа...

Йорт-җир, аларны рәсмиләштерү һәм теркәтү - гаять катлаулы эш. Бу өлкәдәге иң мөһим саналган сорауларны Федераль бюджет оешмасының Татарстан Республикасы буенча «Кадастр палатасы» директор урынбасары Алина Камәртдиновага юлладык.

- Башта ачыклап узыйк әле, хезмәтегез нидән гыйбарәт?

-Йорт-җирләрен теркәтергә теләүчеләрдән гаризалар алып, документларын туплыйбыз. Болардан тыш, җирне кадастр исәбенә кую, аңа үзгәрешләр кертү, йорт һәм җиргә кагылышлы мәгълүматлар бирү өлкәсендә гаризалар кабул итәбез.

-Хәзер йортны да сездә теркәп була диләр?

-Әйе, 2011 елның 3 июленнән, Росреестр белән параллель рәвештә, күчемсез милеккә дә хокук теркәүгә гаризалар кабул итәбез.

-Җирне кадастр исәбенә кую өчен нишләргә?

-Кадастр исәбенә кую гаризасы, "Межевой план" һәм хокукларны дәлилләүче документлар белән кадастр палатасына мөрәҗәгать итү кирәк. Межевой планны кадастр инженерлары әзерли.

Игътибар итәргә кирәк, 2007 елның 24 июлендә кабул ителгән "Дәүләт күчемсез милек кадастры турында"гы 221нче Федераль закон буенча 2008 елның 1 мартыннан соң кадастр исәбенә куелган һәм шуннан соң ике ел эчендә хокуклары яки арендасы, теркәүче оешма - Росреестрда теркәлмәгән җир берәмлекләре кадастр исәбеннән төшерелә. Димәк өр-яңадан исәпкә кую кирәк булачак.

-Гаризаларны ничә көн эчендә карыйсыз?

-Кадастр исәбенә кую һәм кадастрдагы мәгълүматларга үзгәрешләр кертү гаризалары - 20 эш көнендә карала, йорт-җир турында мәгълүмат 5 эш көне эчендә бирелә.

-Әгәр кеше Азнакай районында яшәп, аның башка районда җире булса, шул җирне кадастр исәбенә ничек куярга?

-Бу очракта да сез Азнакай районы кадастр палатасына мөрәҗәгать итә аласыз. Йорт-җир буенча барлык мәгълүматларны, шул исәптән ул башка районда булса да, Азнакай районы кадастр палатасында алып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев