Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Технологик тоташтыру, энергия нәтиҗәлелеген көчәйтү чаралары өчен чыгымнарны субсидияләү» программасы

Программаның максаты: Электр челтәре хуҗалыгы объектларына технологик тоташтыру һәм энергия нәтиҗәлелеген көчәйтү чаралары өчен түләү чыгымнарын өлешчә компенсацияләү. Субсидия түбәндәге шартларга туры килүче юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, инфраструктура оешмалары: Татарстан Республикасы территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы һәм теркәлгән эшмәкәрләр; «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеше турында» 24.07.2007 ел 209...

Программаның максаты:


Электр челтәре хуҗалыгы объектларына технологик тоташтыру һәм энергия нәтиҗәлелеген көчәйтү чаралары өчен түләү чыгымнарын өлешчә компенсацияләү.


Субсидия түбәндәге шартларга туры килүче юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, инфраструктура оешмалары: Татарстан Республикасы территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы һәм теркәлгән эшмәкәрләр;
«Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеше турында» 24.07.2007 ел 209 нчы Федераль закон таләпләренә туры килүче инфраструктура оешмаларына бирелә.


Субсидия күләме:
а) 500 КВтга кадәр көчәнешле электр челтәре хуҗалыгы объектларына технологик тоташтыру өчен түләү чыгымнарының 50 проценты күләмендә компенсация. ТР территориясендә 2007 елның 1 гыйнварына кадәр төзелгән электр челтәре хуҗалыклары объектларына техник тоташтыру эшләре башкару һәм түләү алу өчен төзелгән тиешле килешү нигезендә. Бер юридик зат яки шәхси эшмәкәр өчен (уртача хезмәткәрләр саны 50 дән ким булганда) 3 млн. сумнан да күп түгел;
б) 1,5 МВтга кадәр көчәнешле электр челтәре хуҗалыгы объектларына технологик тоташтыру өчен түләү чыгымнарының 50 проценты күләмендә компенсация. 2007 елның 1 гыйнварына кадәр төзелгән тиешле килешү нигезендә ТР территориясендә электр челтәре хуҗалыклары объектларына техник тоташтыру эшләре башкару һәм түләү алу өчен. Бер юридик зат яки шәхси эшмәкәр өчен (хезмәткәрләр саны төгәл 50, яки аннан да күбрәк булмаска тиеш) 3 млн. сумнан да күп түгел;
в) энергоэффектив технологияләрне, җиһаз материалларын да кертеп, энергия саклау чараларын тормышка ашыру белән бәйле чыгымнарның 50 проценты күләмендә компенсация. 2007 елның 1 гыйнварына кадәр төзелгән тиешле килешү нигезендә. Бер юридик зат яки шәхси эшмәкәр өчен 3 млн. сумнан да күп түгел;
г) юридик зат яки индивидуаль эшмәкәр предприятиеләрендә энергетик тикшерүләр белән бәйле чыгымнарның 50 проценты күләмендә компенсация. Бер юридик зат яки шәхси эшмәкәр өчен 1,5 млн. сумнан да күп түгел.
Инфраструктура оешмалары технологик тоташтыру өчен түләү чыгымнарының 50 проценты күләмендә компенсация хокукына ия. 2007 елның 1 гыйнварына кадәр эш башкаручы белән тиешле килешү төзелү шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Технологик тоташтыру, энергия нәтиҗәлелеген көчәйтү чаралары өчен чыгымнарны субсидияләү» прогр...