Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Камада - якташлар очрашуы

Бүген инде кайларда гына гомер кичерсәләр дә, Азнакай үзендә туып-үскән, канат чыгарган ул-кызларын беркайчан да күңел күзеннән читкә типмәде - яшәешләре, кылган гамәлләре, ирешкән уңышлары белән әледән-әле кызыксынып, горурланып яшәде. Әле кайчан гына Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә, бер ай элек кенә башкалабыз Казанда яшәүче якташларыбыз белән онытылмас очрашулар уздырган, үзебезнең...

Бүген инде кайларда гына гомер кичерсәләр дә, Азнакай үзендә туып-үскән, канат чыгарган ул-кызларын беркайчан да күңел күзеннән читкә типмәде - яшәешләре, кылган гамәлләре, ирешкән уңышлары белән әледән-әле кызыксынып, горурланып яшәде. Әле кайчан гына Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә, бер ай элек кенә башкалабыз Казанда яшәүче якташларыбыз белән онытылмас очрашулар уздырган, үзебезнең җиңүләребез белән уртаклашкан, аларныкын күреп сөенгән идек. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге делегациянең узган атна азагында Түбән Кама каласында яшәүче азнакайлылар белән күрешүе шундый онытылмас мизгелләрнең чираттагысы булды.

"Азнакай" җәмгыяте җитәкчесе, "Нефтехим" берләшмәсенең "Хезмәттәш авазы" корпоратив газетасы журналисты, кайчандыр батыр якташыбыз Альберт Шәйхетдинов белән бер сыйныфта укыган Мәрфуга Садриева-Якупова кул астында тантананы оештыручы якташларыбыз очрашуга ныклап әзерләнгән иде.

Ике шәһәр сәнгать осталарының җыр-биюләре белән үрелеп барган бәйрәмдә Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Түбән Кама шәһәре башлыгы урынбасары Марат Сәмигуллин биредә яшәүче азнакайлыларга үзләренең тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде, аларның фидакарь хезмәтләре белән горурлануларын белдерде.

Очрашуда хезмәт ветераннары үзләренең истәлекләре белән уртаклашты, килгән кунаклар - Яр Чаллы, Актаныш, Чирмешән якташлык җәмгыятьләре вәкилләре чыгыш ясады. "Азнакай сувенирлары" ҖЧҖ үзендә эшләнгән курчакларны тәкъдир итте.

Наил МАЛИКОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түбән Камада якташлар очрашуы