Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татшуганлылар кыюлык күрсәтте

26 апрельдә 87 нче янгын частенә Татшуган авылында янгын турында хәбәр алына. Урынга 87 янгын частеннән кала, Чалпы, Мөслим авыл янгын оешмалары чыга, Азнакай УТТ су ташу машинасы ярдәмгә килә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ике сарай һәм торак йортны ут ялмап алган була. Ләкин җирле үзидарә органы хезмәткәрләре, Татшуган ирекле...

26 апрельдә 87 нче янгын частенә Татшуган авылында янгын турында хәбәр алына.

Урынга 87 янгын частеннән кала, Чалпы, Мөслим авыл янгын оешмалары чыга, Азнакай УТТ су ташу машинасы ярдәмгә килә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ике сарай һәм торак йортны ут ялмап алган була. Ләкин җирле үзидарә органы хезмәткәрләре, Татшуган ирекле янгын дружинасы янгын сүндерүчеләре, гомумән авыл халкының бердәм, оста һәм кыю эш итүе нәтиҗәсендә утның таралуына юл куелмый. Гомумән, биредәге эш тәҗрибәсен башка авылларга да үрнәк итеп куярга була.

Янгын куркынычы арткан язгы-җәйге чорда кагыйдәләрне катгый саклавыгызны, янгын чыганаклары булган очракта 01, 112 (кәрәзле телефон) номерлары аша шалтыратуыгызны сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев