Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Татнефть”тән олы бүләк

Атна башында "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин Актүбә картлар һәм инвалидар йортында булдылар. Кунаклар бирегә зур бүләкләр белән килде: Рөстәм Мөхәммәдиев кием кую (7данә), йокы бүлмәләренә (84 комплект) җиһазларга сертификатлар тапшырды. -Әлеге игелек акциясе "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов инициативасы белән...

Атна башында "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин Актүбә картлар һәм инвалидар йортында булдылар.

Кунаклар бирегә зур бүләкләр белән килде: Рөстәм Мөхәммәдиев кием кую (7данә), йокы бүлмәләренә (84 комплект) җиһазларга сертификатлар тапшырды.

-Әлеге игелек акциясе "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов инициативасы белән старт алды,-диде ул биредә тәрбияләнүчеләрнең куанычын уртаклашып.

Марсель Шәйдуллин районыбызга гел ярдәм итеп, кайгырту күрсәтеп торган нефтьчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм киләчәктә дә бу элемтәләрнең дәвам итәренә ышанычын белдерде.

Кунаклар биредәге яшәү шартлары белән танышты, китапханәдә, мөселманнар өчен эшләнгән махсус бүлмәдә, ашханәдә булдылар. Ремонт үткәрелгән мунчаны карадылар.

-Өлкәннәребез һәм инвалидлар өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Җылы, чиста, иркен. Якыннарыннан булмаган кайгырту, тәрбияне монда алалар, алар өчен күңел тыныч,-дип тәэсирләре белән уртаклашты Рөстәм Мөхәммәдиев.

Җәмгыять актүбәлеләрне шундый бүләкләре белән тагын да куандырды. Балалар интернат-мәктәбенә дә 8 кием кую, 50 йокы комплектына сертификат тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев