Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«ТАТНЕФТЬ» ҖИҺАЗЛАРЫ - ЗАПОЛЯРЬЕДА

«Татнефть» ААҖнең Бөгелмә механика заводы «РусГазИнжиниринг Дәүләт концерны» өчен һава суыту аппаратлары блоклары җитештереп озатуга кереште. Бөгелмә механика заводы һәм «РусГазИнжиниринг Дәүләт кон­церны» арасында «Лукойл - Көнбатыш Себер» ЧҖҖнең Находка чыганагындагы өстәмә басым бирү компрессор станциясе (ДКС) өчен 9 һава суыту аппаратлары блогы җитештереп озату турында килешү 2012 ел азагында...

«Татнефть» ААҖнең Бөгелмә механика заводы «РусГазИнжиниринг Дәүләт концерны» өчен һава суыту аппаратлары блоклары җитештереп озатуга кереште.
Бөгелмә механика заводы һәм «РусГазИнжиниринг Дәүләт кон­церны» арасында «Лукойл - Көнбатыш Себер» ЧҖҖнең Находка чыганагындагы өстәмә басым бирү компрессор станциясе (ДКС) өчен 9 һава суыту аппаратлары блогы җитештереп озату турында килешү 2012 ел азагында төзелгән иде.
Бүгенге көнгә һава суыту аппаратлары блогының беренчесе җитештереп озатылган. «Татнефть-Транссервис» ЧҖҖ автотранс­порты белән стандартка туры килми торган габаритлы 80 машина йөк озату күз алдында тотыла.
Һава суыту аппаратлары - 2010 елда нигез салынган инноваци-яләрне уңышлы куллану мисалы булып тора. Ул вакытта мондые җиһазлар "ТАНЕКО" ААҖ өчен җитештерелә башлаган иде.
2010-2013 елларда чит илләрдән кайтарыла торган мондый ап­паратлар урынына аларны үзебездә җитештерү һәм бу җиһазлар­ның сыйфатын заказчылар таләп иткән дәрәҗәгә, дөнья стандарт­ларына күтәрү буенча зур эш башкарылды. Һава суыту аппаратлары­ның яңа модельләре дөнья практикасында тупланган тәҗрибәне исәпкә алып һәм шул ук вакытта Россия шартларына туры китереп проектлаштырылган һәм җитештерелә
БМЗда башкарылган эшләр заводка конкурс сатуларында әлеге төр җиһазларны җитештерүдә һәм сатуда өстенлеккә ирешерергә мөмкинлек бирде.
Егор АЛЕЕВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «ТАТНЕФТЬ» ҖИҺАЗЛАРЫ ЗАПОЛЯРЬЕДА