Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Татнефть” ААҖ генераль директоры итеп Наил Маганов билгеләнде

25 ноябрь көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган "Татнефть" ААҖ директорлар советы утырышында Шәфәгать Тәхаветдиновның отставкага китүе мәгълүм булды. "Татнефть" компаниясе белән ул 1999 елдан бирле җитәкчелек итте. Аның урынына "Татнефть" ААҖ генераль директорының береняе урынбасары - нефть һәм нефть продуктларын эшкәртү һәм сату идарәсе җитәкчесе Наил Маганов билгеләнде....

25 ноябрь көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган "Татнефть" ААҖ директорлар советы утырышында Шәфәгать Тәхаветдиновның отставкага китүе мәгълүм булды. "Татнефть" компаниясе белән ул 1999 елдан бирле җитәкчелек итте.

Аның урынына "Татнефть" ААҖ генераль директорының береняе урынбасары - нефть һәм нефть продуктларын эшкәртү һәм сату идарәсе җитәкчесе Наил Маганов билгеләнде.

Н.Маганов 1958 елның 28 июлендә ТАССРның Әлмәт шәһәрендә туа. 1983 елда Губкин исемендәге Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый.

Хезмәт юлы: 1977-1981 елларда - ярдәмче эшче, 1981-1984 е.е. - технолог, нефть һәм газ табу мастеры, өлкән инженер, 1984-1985 е.е. - "Ямашнефть" идарәсенең хезмәтне фәнни оештыру һәм хезмәт хакы бүлеге җитәкчесе, 1985-1991 е.е. - "Елховнефть" идарәсенең нефть һәм газ чыгару цехы җитәкчесе, 1991-1998 е.е. - "Зәйнефть" идарәсенең капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары, 1998-2000 е.е. - "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары, 2000 елдан - генераль директорның беренче урынбасары - нефть һәм нефть продуктларын эшкәртү һәм сату идарәсе җитәкчесе. 2013 елның июненнән - "ТАНЕКО" ААҖ директорлар советы рәисе.

Ул - ТРның Атказанган нефтьчесе, РФ Минтопэнергосының Мактаулы нефтьчесе, СССР Нефть сәнәгате отличнигы.

"Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнә.

Нефть продуктларнын эшкәртү һәм сату мәсьәләләре буенча фәнни эшләр авторы.

Фото http://www.business-gazeta.ru/article/92299/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Татнефть” ААҖ генераль директоры итеп Наил Маганов билгеләнде