Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Татмедиа” ААҖдә - яңа җитәкче.

Бүген иртә белән Казанда Декабристлар урамында урнашкан "Татмедиа" ААҖ бинасында акционер җәмгыятьнең генераль директорын тәкъдим итү булды. Ул - Ирек Миннәхмәтов. Республика ММЧ җитәкчеләренә "Татмедиа" ААҖнең яңа җитәкчесен ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте. Тантанада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов катнашты. Исегезгә төшерик, бу көнгә...

Бүген иртә белән Казанда Декабристлар урамында урнашкан "Татмедиа" ААҖ бинасында акционер җәмгыятьнең генераль директорын тәкъдим итү булды. Ул - Ирек Миннәхмәтов.
Республика ММЧ җитәкчеләренә "Татмедиа" ААҖнең яңа җитәкчесен ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте. Тантанада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов катнашты.
Исегезгә төшерик, бу көнгә кадәр "Татмедиа" ААҖен Айдар Сәлимгәрәев җитәкләде.
Белешмә өчен: "Татмедиа" ААҖ 130 массакүләм мәгълүмат чарасын берләштерә: 61 газета, 10 журнал, 28 телекомпания, 19 радиостанция, 1 мәгълүмат агентлыгы, 1 электрон газета һ.б.
Ирек Миннәхмәтов 1980 елның 25 декабрендә Казанда туа. 2003 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын, 2008 елда Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.
2010 елның 10 августыннан - "Татспиртпром" ААҖ генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары. Моннан тыш, шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнә һәм "Чингисхан" ҖЧҖнең генераль директоры булып тора. 2008 елдан алып, 2010 елга кадәр - Казан шәһәре Думасы депутаты.
Автоузышлар буенча спорт мастеры, Д1 классында автоузышлар буенча (ралли-кросс) 2 тапкыр Россия чемпионы (2006 ел һәм 2009 ел), Д1 классында автоузышлар буенча Россия чемпионатының көмеш призеры (2008 ел).
Инглиз телен бик яхшы белә.
Өйләнгән, кыз үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Татмедиа” ААҖдә яңа җитәкче.