Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында саранчаларның кисәк кенә артуы ачыкланган

Корылык буенча проблемаларга тагын берсе - саранчаларның таралуы өстәлде. Берничә ел элек әлеге проблема безнең күршеләргә - Самара, Саратов, Оренбург өлкәләренә генә кагылган булса, быел июнь ахырында Татарстанның көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнарында - Бөгелмә, Әлмәт һәм Ютазыда саранчаларның кисәк кенә артуы ачыкланган. Бу уңайдан ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында...

Корылык буенча проблемаларга тагын берсе - саранчаларның таралуы өстәлде. Берничә ел элек әлеге проблема безнең күршеләргә - Самара, Саратов, Оренбург өлкәләренә генә кагылган булса, быел июнь ахырында Татарстанның көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнарында - Бөгелмә, Әлмәт һәм Ютазыда саранчаларның кисәк кенә артуы ачыкланган.

Бу уңайдан ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ТР территориясендә саранчаларны ачыклау һәм бетерү буенча селектор киңәшмәсе узды. Анда әлеге корткычларга каршы көрәш чаралары билгеләнде. Районнарда саранчаларның таралуын туктату буенча оператив штаблар төзелергә, авыл территорияләрендә (көтүлекләр, ташландык урыннар) тикшерүләр уздырылырга; махсус препаратлар запасы булдырылырга тиеш. "Азнакай районында белгечләр даими тикшерү һәм күзәтү алып бара. Бәхеткә, районыбызда андый куркыныч юк. Әмма игътибарлы булырга һәм саклык чаралары күрергә кирәк", - дип хәбәр итте безгә район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанның көньяккөнчыгыш районнарында саранчаларның кисәк кенә артуы ачыкланган