Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның 8,6 меңнән артык чыгарылыш класс укучысы математика буенча база дәрәҗә БДИ тапшыра

Математика буенча БДИны база һәм профиль дәрәҗәләргә бүлү - имтиханнар тапшыруда быел кертелгән яңалык Бүген Россия төбәкләрендә математика буенча база дәрәҗә бердәм дәүләт имтиханы тапшырыла. Татарстанда исә чыгарылыш классларның 8,6 мең укучысы әлеге эш белән мәшгуль. Республика буенча шуның өчен 86 кабул итү пункты гамәлдә. Математика буенча БДИны база һәм...

Математика буенча БДИны база һәм профиль дәрәҗәләргә бүлү - имтиханнар тапшыруда быел кертелгән яңалык

Бүген Россия төбәкләрендә математика буенча база дәрәҗә бердәм дәүләт имтиханы тапшырыла. Татарстанда исә чыгарылыш классларның 8,6 мең укучысы әлеге эш белән мәшгуль. Республика буенча шуның өчен 86 кабул итү пункты гамәлдә. Математика буенча БДИны база һәм профиль дәрәҗәгә бүлү - имтиханнар тапшыру кампаниясендә быел кертелгән яңалык.

Рособрнадзор сайтында әйтелгәнчә, база дәрәҗә имтихан нәтиҗәләре урта гомуми белем турында аттестат бирү һәм укырга алганда сынау имтиханнары исемлегенә бу предмет кертелмәгән югары уку йортларына кабул итү өчен, ә профиль дәрәҗәдәге имтихан нәтиҗәләре математика керү имтиханы исемлегенә кертелгән югары уку йортлары өчен кирәк.

Математика буенча профиль дәрәҗә имтихан 4 июньдә була. Аны тапшыруга 15,6 мең егет һәм кыз язылган. БДИ буенча төп дулкын 25 майда башланып, әдәбият һәм география буенча сынаулар булды, 28 майда - рус теленнән.

Материал http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/01/109959/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанның 8,6 меңнән артык чыгарылыш класс укучысы математика буенча база дәрәҗә БДИ тапшыра