Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда киләсе елдан ата-аналар сабые балалар бакчасына йөргән өчен якынча 280 сумга артык түләргә тиеш була

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында, түләүләр арту объектив факторларга бәйле, дип белдерделәр. 2015 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасына сабые йөргән өчен ата-аналар түләргә тиешле сумма арта. Шулай итеп, түләүләр якынча 12 процентка арта һәм ул 280 сум чамасы тәшкил итәчәк, дип белдерде бүген брифингта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында, түләүләр арту объектив факторларга бәйле, дип белдерделәр.


2015 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасына сабые йөргән өчен ата-аналар түләргә тиешле сумма арта. Шулай итеп, түләүләр якынча 12 процентка арта һәм ул 280 сум чамасы тәшкил итәчәк, дип белдерде бүген брифингта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова.

"Ата-аналар түләве арту Россиянең социаль-икътисади үсеш фаразларына нигезләнгән һәм мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын финанслауга чыгымнары үсеше белән бәйле. Шул исәптән бу туклану продуктларына бәя артуга, балалар бакчалары персоналының хезмәт хакы артуга да бәйле,", - дип аңлатма бирде Э.Измайлова. Аның сүзләренә караганда, бүген балалар бакчасында бала карау чыгымнарының күп өлешен (ә бу уртача 8 мең сум, яки 70 проценты) дәүләт үз өстенә ала. Ә ата-аналар түләве гомуми бәянең 27 процентын гына тәшкил итә.

"Әгәр бүген балалар бакчасында 3 яшьтән зуррак баланың 10,5 сәгать булуы өчен ата-аналар түләве 2283 сум тәшкил итсә, киләсе елның гыйнварыннан 2563 сум булачак", - дип билгеләп үтте ул.

Шул ук вакытта ата-аналар өчен компенсация түләүләре саклана.

"Мисал өчен, бер гаилә әгъзасына туры килә торган керем 10 мең сумнан кимрәк булса, балалар бакчасына йөри торган беренче балага 257 сум һәм 767 сум күләмендә республика компенсациясе түләнәчәк, - диде Эльвира Измайлова. - Нәтиҗәдә, ата-ана 2563 сум акча түли, ә 1024 сумын кире кайтарып ала. Шулай итеп, гаилә балалар бакчасы өчен 1539 сум гына түли дигән сүз".

Шулай ук күп балалы гаиләләр өчен ташламалар (алар ата-аналар түләвенең яртысын түли һәм шул ук вакытта компенсация дә ала) һәм инвалид балаларга, туберкулез интоксикацияле балаларга, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларга ташламалар саклана.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында, ата-аналар арасында кинәт куркуга төшү булырга тиеш түгел, чөнки түләүләр арту объектив факторларга бәйле, дип белдерделәр.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/11/20/103780/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда киләсе елдан атааналар сабые балалар бакчасына йөргән өчен якынча 280 сумга артык түләрг...