Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда халыкара форум узачак

Форумның төп идеясе – белгечләрнең дистанцион форматта аралашуыннан мөмкин кадәр фәнни һәм икътисади нәтиҗәгә ирешү.

21-24 сентябрьдә республикабызда Kazan Digital Week 2020 халыкара форумы узачак. Аны РФ Хөкүмәте ярдәмендә ТР Министрлар Кабинеты оештыра.
Белгечләрнең дистанцион форматта аралашуыннан мөмкин кадәр фәнни һәм икътисади нәтиҗәгә ирешү – чараның төп максатлары әнә шулар.
Чара кысаларында  панель дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр уздырылачак. Форум барышында лабораторияләргә техник турлар, Казан шәһәре буйлап экскурсия турлары, пилотсыз автомобиль үрнәкләре урын алган күргәзмә, Digital Superhero хакатоннарының җәйге сериясе финалын үткәрү каралган.
Форумны оештыручылар цифрлы интеллектуаль технологияләрне үстерү һәм гамәлгә кертү перспективаларына карата кызыксыну белдергән барлык кешеләрне чарада катнашырга чакыра.
Халыкара форум, анда теркәлү, катнашу шартлары турында мәгълүмат kazandigitalweek.ru һәм kazandigitalweek.com сайтларында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев