Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан җыелмасы “WorldSkills Russia 2015” Идел буе федераль округы чемпионаты ярымфиналында җиңү яулады

Ярымфиналда Идел буе федераль округының 13 төбәге катнашты Татарстан Республикасы җыелма командасы Самарада 9-12 апрель көннәрендә уздырылган "WorldSkills Russia 2015" Идел буе федераль округы чемпионаты ярымфиналында җиңүгә лаек булды. Анда Идел буе федераль округының 13 төбәге катнашты. Ярышлар 11 һөнәр буенча үткәрелде. 16 кешедән торган Татарстан командасы, төгәлрәге, 18-22 яшьтәге...

Ярымфиналда Идел буе федераль округының 13 төбәге катнашты

Татарстан Республикасы җыелма командасы Самарада 9-12 апрель көннәрендә уздырылган "WorldSkills Russia 2015" Идел буе федераль округы чемпионаты ярымфиналында җиңүгә лаек булды. Анда Идел буе федераль округының 13 төбәге катнашты. Ярышлар 11 һөнәр буенча үткәрелде.

16 кешедән торган Татарстан командасы, төгәлрәге, 18-22 яшьтәге көллият һәм техникум студентлары аларның барысында да катнашты. Нәтиҗәдә, республика җыелма командасы гомуми зачетта I урын яулады. II урынга Самара өлкәсе җыелма командасы лаек булды. III урын - Түбән Новгород өлкәсе командасыныкы.

Татарстанлылар барлыгы 11 медаль алуга иреште. Аның 4се алтын: балалар бакчасы тәрбиячесе, кирпеч салу, санлы программа идарәле станокларда токарьлык эшләре, коры төзелеш һәм штукатурлау эшләре юнәлешләрендә яуланды. Шулай ук республикабыз командасы әгъзалары чәчтараш сәнгате, автомеханик, суыту һәм җилләтү техникасына хезмәт күрсәтү юнәлешләрендә 3 көмеш медальгә, электрик, эретеп ябыштыру технологияләре, плитка ябыштыру, тракторчы-механик юнәлешләрендә 4 бронза медальгә лаек булды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз: эшче һөнәрләр буенча "WorldSkills Russia" илкүләм чемпионатының финалы 19-23 май көннәрендә Казанда уздырыла.

Фотосурәт mon.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Материал http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан җыелмасы “WorldSkills Russia 2015” Идел буе федераль округы чемпионаты ярымфиналында җиңү...