Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан синоптиклары Азнакай халкын яшенле яңгыр һәм боз яву турында кисәтә

Озакка сузылган эссегә алмашка давыллы, көчле яңгыр килә, дип фаразлыйлар. Чыннан да дүшәмбе көнне эссе һава шартларыннан соң көчле давыл купты, яшенле яңгыр яуды. Без районда бәла-каза булмаганмы дип кызыксынып, МЧС ның район бүлегенә мөрәҗәгать иттек. "Зур бәла-казалар булмады. Шулай да көчле җил Исхакый урамы, 5а адресы буенча урнашкан биш...

Озакка сузылган эссегә алмашка давыллы, көчле яңгыр килә, дип фаразлыйлар. Чыннан да дүшәмбе көнне эссе һава шартларыннан соң көчле давыл купты, яшенле яңгыр яуды. Без районда бәла-каза булмаганмы дип кызыксынып, МЧС ның район бүлегенә мөрәҗәгать иттек. "Зур бәла-казалар булмады. Шулай да көчле җил Исхакый урамы, 5а адресы буенча урнашкан биш катлы йорт түбәсенең бер өлешен алып атты, түбә калае ике машинага зыян салды. Шул тирәдә генә балалар мәйданчыгы. Бәхеткә, зыян күрүче булмады. Бер машинаның өстенә агач ауды", - дип хәбәр иттеләр. Татарстан синоптиклары алга таба да (10-12 июльдә) давыл, яңгырлар, көчле җил, урыны белән боз яву ихтимал, дип кисәтәләр. Электр челтәре, радио, телефон линияләренә зыян килергә мөмкин. Мондый катлаулы һава шартларында юлда йөрүчеләргә дә аеруча игътибарлы һәм сак булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан синоптиклары Азнакай халкын яшенле яңгыр һәм боз яву турында кисәтә