Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Азнакайда эшлекле очрашуда булды

Азнакай районына эшлекле визит белән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин килде. Ул Азнакай муниципаль район Советы утырышында катнашты. Сессия эшендә шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Татнефть" җәмгыяте генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты...

Азнакай районына эшлекле визит белән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин килде.

Ул Азнакай муниципаль район Советы утырышында катнашты. Сессия эшендә шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Татнефть" җәмгыяте генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе, депутат Таһир Һадиев та булды.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин 2017 елда районның социаль-икътисади үсешен һәм 2018 елга бурычларны яктыртты.


- Авыл хуҗалыгы районның өстенлекле тармакларыннан берсе булып кала. Узган ел 3 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Катлаулы һава шартларына карамастан, аграрийлар гектардан 33 ц уңыш алып, 144 мең тонна ашлык җыйды.

Шулай ук терлекчелек тармагы да үсештә. Сөт җитештерү - 8, ит җитештерү 2 процентка арткан.

Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештеүчеләргә төрле программалар ярдәмендә 223 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Мондый уңышлар башка өлкәләрдә дә күзәтелә.

Башкарылган эшләр күп, әмма хәл итәсе проблемалар да юк түгел. Без аларны бергәләп чишәрбез дип ышанам, - диде Марсель Шәйдуллин үзенең чыгышында.


Югары Стәрле авыл җирлеге башлыгы Лилия Сабирҗанова бүгенге көндә авыл җирлекләрендәге уңай үзгәрешләр белән таныштырды.

- Республика программалары нигезендә авылларда яңа социаль-көнкүреш объектлары калка, халыкның тормыш-көнкүреш шартлары елдан-ел яхшыра бара. Үзара салым акчасын җыюны халык аңлап кабул итә. Биш ел эчендә район авыл җирлекләрендә бихисап эшләр башкарылды: зиратлар төзекләндерелде, юллар ремонтланды, һәйкәлләр яңартылды. Авылларда ирекле халык дружиналары да булдырылды. Әмма аларның нәтиҗәле эше өчен финанс ярдәме җитеп бетми. Бу юнәлештә дә програмалар булдырылса, яхшы булыр иде, - диде Лилия җитәкче.

Премьер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үзенең чыгышында азнакайлылар эшенә уңай бәя биреде һәм яңа бурычлар билгеләде.


- Районда урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Киләчәктә шуннан актив файдаланырга чакырам. Бигрәк тә тәвәккәл яшьләрне җәлеп итәргә кирәк.

Азнакай районы элек-электән авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлары белән дан тоткан. Бүген дә монда потенциал җитәрлек. Шәхси ярдәмчел хуҗалыклар, гаилә фермалары санын, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең рентабельлеген арттыру сорала, - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.


Ул Банки Сукаешта төзеләчәк "Мега-ферма", "Азнакай"АФ" җәмгыятендәге кебек яңа проектларны алга таба да дәвам итәргә кирәклеген әйтте.

Аннан соң ул бер төркем азнакайлыларга дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Эшлекле визит барышында Рөстәм Нигъмәтуллин төбәкне өйрәнү музеенда, "Чатыр-Тау Арена" универсаль спорткомплексында булып, андагы мөмкинлекләр белән дә танышты.

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Премьерминистрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Азнакайда эшлекле очрашуда булды