Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан «Безнең Җиңү көне» Бөтенроссия марафонында катнаша

Флешмобка кушылучылар «Җиңү көне» җырын рус һәм татар телләрендә башкарды.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Безнең Җиңү көне» Бөтенроссия марафонында Республикабыз да катнаша. Флешмобта катнашучылар «Җиңү көне» җырын рус һәм татар телләрендә башкарды.

«Идел буе федераль округында Бөек Ватан сугышына багышланган җыр флешмобы уза. Ул Идел буе федераль округы төбәкләрен берләштерергә мөмкинлек бирәчәк һәм халыкларның мәдәни үзенчәлеген саклаячак», - диде Казан мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Роза Әхмәдиева.

«Җиңү көне» җырын Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, Татарстанның атказанган артистлары Әлфис Галиуллин һәм Эльвира Галиуллина, «Голос. Дети» проектында катнашкан Айгөл Вәлиуллина, шулай ук мәдәният институты укытучылары, доцентлары һәм магистрлары башкарды.

«Флешмобта катнашу – безнең сугыш ветераннары, бабайларыбыз һәм әтиләребезгә рәхмәт һәм хөрмәт билгесе. Алар үзләренең яшьлеген, сәламәтлеген һәм көчләрен кызганмыйча Җиңү таңын якынайтты», - диде Винера Ганиева.

Артистлар Казан мәдәният һәм сәнгать институты, шулай ук Казан Кремле диварлары, шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәле янында чыгыш ясады.

Аудио- һәм видеоролик республика гаммәви мәгълүмат чараларында, шулай ук #нашденьпобеды, #песнипобедыПФО хэштеглары белән сайтларда һәм социаль челтәрләрдә трансляцияләнәчәк. 

Татарстан эстафетаны Түбән Новгородка тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев