Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан балыкчылары браконьерларга һәм закон бозучыларга каршы  көрәшә

Республиканың Экология министры хокук бозулар турында мәгълүмат бирергә әзер булган балыкчыларның инициативасын хуплады.

Балыкчылар Интернетта Татарстан елгаларында экологик законнарны бозучыларга каршы көрәшкә юнәлдерелгән махсус төркем оештырырга тәкъдим иттеләр. Алар ТР Экология министрлыгының оператив төркеме белән хезмәттәшлекне җайга салырга ниятли. Бу хакта Андрей Кузьмин белән әңгәмә вакытында ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Сөйләшүдә ТР һәвәскәр балыкчылар федерациясе вәкиле, спортчы, спорт остасына кандидат Андрей Ферафонтов та катнашты. Ул экология министрына үзенең тәкъдимнәрен дә җиткерде. 

- Безнең мессенджерларда “Против сетей” исемле төркемебез бар. Анда битараф булмаган кешеләр закон бозучылар турында мәгълүматлар җибәрәләр. Төркемдә Балыкчылык инспекциясе хезмәткәрләре дә бар. Алар хәбәр ителгән урынга ике-өч сәгать эчендә чыгып, кагыйдә бозу очракларын теркиләр. Без шундый ук махсус төркем төзеп,  министрлык хезмәткәрләре белән дә шундый актив хезмәттәшлек алып барыр идек. Без сулыкларда балык булсын өчен җан атабыз, - дип билгеләп үтте Ферофантов.  

ТР Экология министры әлеге тәкъдим өчен спортчы балыкчыга рәхмәт белдереп, әлеге инициативаны хуплавын һәм хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев