Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тартмаучыларның хокукын кем яклар?

Тәмәке тарту күп кенә күңелсез социаль нәтиҗәләргә китерә, шул исәптән үлемгә дә. Тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан авырулар аркасында дөньяда ел саен 4-4,5 млн. кеше вафат була. Күз алдына китерегез: ел да 4-5 зур шәһәр халкы үзен кабергә күмә! Соңгы 50 елда тәмәке тартудан 60 млн. кешенең гомере өзелгән. Бу...

Тәмәке тарту күп кенә күңелсез социаль нәтиҗәләргә китерә, шул исәптән үлемгә дә. Тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан авырулар аркасында дөньяда ел саен 4-4,5 млн. кеше вафат була. Күз алдына китерегез: ел да 4-5 зур шәһәр халкы үзен кабергә күмә!

Соңгы 50 елда тәмәке тартудан 60 млн. кешенең гомере өзелгән. Бу - икенче Бөтендөнья сугышында һәлак булганнар санына караганда да күбрәк. Алкоголь, наркотик, СПИД, юл-транспорт вакыйгаларыннан барысын бергә җыеп та ул кадәр кеше үлми.

Җир шары халкының дүрттән бере тәмәке тарта. Безнең илдә тартучыларның 65 процентка якынын ирләр, 25 процентка якынын хатын-кызлар тәшкил итә. Тартучыларның саны елдан-ел арта һәм иң куркынычы - нигездә яшүсмерләр һәм хатын-кызлар хисабына.

Хәзергесе вакытта Россиядә 18 яше тулмаган 3 млн. нан артык кеше тәмәке тарта һәм ел саен аларга 1 млн. өстәлә. Балалар һәм яшүсмерләр организмына салган зыяны өстенә, тәмәке наркотиклар куллануга да юл ача.

Медиклар чаң кага: 35-69 яшьлек ирләрнең 42 проценты тәмәке тарту сәбәпле үлә. Яман шеш авыруы китереп чыгаруда да тәмәкенең өлеше зур (ирләрдә - 52,1%, хатын-кызларда - 5,2%).

Безнең илдә йөрәк-кан тамыры авырулары нәтиҗәсендә үлүчеләр күп. Ә тәмәке тарту - бу төр авыруга китерүче төп сәбәпләрнең берсе.

Тәмәке тарткан хатын-кызларның күбесе бала табуга яраксызга әверелә. Никотинның зыяны турында белүләренә карамастан, йөклелек вакытында хатын-кызларның 37%ы тәмәке тарта.

Ә балалар? Тәмәке тарткан әти-әни янында яшәүче балаларның сәламәтлеге хакында нинди сүз алып барырга мөмкин? Мондый гаиләләрдәге балаларда үпкә, бронхлар авырулары, астма чире ешрак күзәтелә. Тәмәке тарткан хатын-кыздан туган балаларга лейкоз куркынычы яный. Балаларның саңгырау калуына 30 % очракта тәмәке тарткан ата-ана гаепле. Башта балалар пассив, аннан актив тәмәке тартучыга әйләнә.

Тәмәке тартмаучыларның хокукларын кем яклар соң?

Алга киткән илләрдә тәмәке тартмаучыларның мәнфәгатен яклаучы законнар кабул ителә. Мәсәлән, Бөек Британиядә тәмәке тартмаучы хезмәткәрнең тәмәке тартучы хезмәттәшләреннән компенсация таләп итә алу хокукы турында карар чыгарылган.

Европаның башка илләрендә, АКШ та шулай ук тәмәкегә каршы уңышлы законнары бар. Мәсәлән, АКШта - җәмәгатьчелек урыннарында: транспортта, күңел ачу, спорт, медицина һәм мәгариф учреждениеләрендә; Германиядә - транспорт йөрткәндә тәмәке тартуны тыю нәтиҗәле чара. Күп кенә илләрдә җәмәгатьчелек урыннарында тәмәке тарткан өчен штрафлар каралган. Бүгенге көндә барлык цивилизацияле илләрдә тәмәкегә каршы кампания җәелгән. Россиядә исә тәмәке компанияләренең эшчәнлеге бөтенләй чикләнми яки формаль гына чикләнә.

Менә мин ни өчен РФ Дәүләт Думасы тарафыннан җәмәгатьчелек урыннарында тәмәке тартуны тыю турында әзерләнүче законны хуплыйм. Әгәр дә тәмәке тартучылар ирекле рәвештә үзләренә үлемгә юл сайлаган икән, без, тартмаучылар, тәмәке төтененнән үзебезне закон белән якларга тиеш!

Г.Шиһапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев