Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тарсуслылар күңеленә Азнакай кышы хуш килде. ФОТО ҺӘМ ВИДЕО РЕПОРТАЖ

Төркия кунаклары икенче көнне төбәкне өйрәнү музеенда бай экспонатлар, районыбызның үткәнен чагылдырган тарихи ядкәрләр белән таныштылар. Аннан соң чаңгы базасында кышкы уеннарда катнаштылар. Мәдәният йортында авыл җирлекләре тырышлыгы белән оештырылган татар халкының аш-су һәм кул эшләре күргәзмәсе белән танышканнан соң, ике арада дуслык күпере салынганга 20 ел тулуга багышланган бәйрәм...

Төркия кунаклары икенче көнне төбәкне өйрәнү музеенда бай экспонатлар, районыбызның үткәнен чагылдырган тарихи ядкәрләр белән таныштылар. Аннан соң чаңгы базасында кышкы уеннарда катнаштылар. Мәдәният йортында авыл җирлекләре тырышлыгы белән оештырылган татар халкының аш-су һәм кул эшләре күргәзмәсе белән танышканнан соң, ике арада дуслык күпере салынганга 20 ел тулуга багышланган бәйрәм концертын карадылар.

Сәхнә түрендә ике як та бүләкләр алыштылар, бу дуслыкның дәвамлы булуын теләделәр.

Кайтыр юлга чыгар алдыннан кунаклар Боз сарае һәм «Чатыр-тау Арена» спорт комплексында да булып, азнакайлыларның бар яктан тырыш, уңган халык икәненә тагын бер инанып киттеләр.

Тулырак - газетабызның киләсе санында.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Тарсуслылар күңеленә Азнакай кышы хуш килде. ФОТО ҺӘМ ВИДЕО РЕПОРТАЖ

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев