Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таләпләр катгыйланды

«Татнефть» ААҖдә янгын куркынычы зур булган нефть объектларында ут эшләрен оештыру буенча яңа инструкция кертелде. Яңа кагыйдәләр буенча таләпләр тагын да катгыйлана. Аның нигезендә янгын часте хезмәткәрләре ут эшләре буенча килешүләрне хәзер янгын куркынычы булган объектларга чыгып төзиләр, барлык куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешен, янгын булган очракта аны сүндерү чараларының төзеклеген тикшерәләр....

«Татнефть» ААҖдә янгын куркынычы зур булган нефть объектларында ут эшләрен оештыру буенча яңа инструкция кертелде. Яңа кагыйдәләр буенча таләпләр тагын да катгыйлана. Аның нигезендә янгын часте хезмәткәрләре ут эшләре буенча килешүләрне хәзер янгын куркынычы булган объектларга чыгып төзиләр, барлык куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешен, янгын булган очракта аны сүндерү чараларының төзеклеген тикшерәләр.

Март аенда «Азнакайнефть» идарәсе бүлекчәләренең янгын-техник комиссияләре электр һәм газ белән эретеп ябыштыру һәм башка ут эшләренең яңа инструкция таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерү буенча рейдлар уздырды. Азнакай нефтьчеләренең бу эшләрне куркынычсыз башкарулары, ә объектларда булган кимчелекләрнең чит оешмалар тарафыннан җибәрелүе ачыкланды. Үзәк янгын-техник комиссиясе киңәшмәсендә кагыйдә бозу очраклары буенча фикер алыштылар һәм аларны бетерү юлларын билгеләделәр.

А. Никулин, 24 нче янгын часте начальнигы урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев