Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таллы Бүләкнең киләчәге бар

Соңгы айларда, яңгырдан соң шыткан гөмбәләр кебек, районда бер-бер артлы балалар бакчалары ачыла. Таллы Бүләктә дә шундый күңелле вакыйга булды. Авыл бу көнне зур бәйрәм итеп билгеләп узды. Мәдәният йорты каршында сәүдә гөрләде, борыннарны кытыклап, тирә-юньгә коймак, кыздырылган ит исе таралды. Фойеда авыл уңганнарының кул эшләре, аш-су күргәзмәсе оештырылды. "Юлдаш"...

Соңгы айларда, яңгырдан соң шыткан гөмбәләр кебек, районда бер-бер артлы балалар бакчалары ачыла. Таллы Бүләктә дә шундый күңелле вакыйга булды.

Авыл бу көнне зур бәйрәм итеп билгеләп узды. Мәдәният йорты каршында сәүдә гөрләде, борыннарны кытыклап, тирә-юньгә коймак, кыздырылган ит исе таралды. Фойеда авыл уңганнарының кул эшләре, аш-су күргәзмәсе оештырылды. "Юлдаш" агитбригадасы иң дәртле җыр-биюләрен бүләк итте.

Тәбрикләү сүзе белән тантананы район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов ачты.

-Быел Бүләк, Буралы һәм менә Таллы Бүләк авылында балалар бакчасы ачылды, чиратта - Күктәкә авылы. Шәһәрдә элекке сөт кухнясы урынында балалар бакчасы ачылачак. Шулай ук көнчыгыш микрорайонда 140 мәктәпкәчә яшьтәге балага һәм 350 укучыга исәпләнгән тәрбия-укыту комплексы төзү планлаштырыла. Матур тормыш, нигезле эш булганда гына боларны башкарып булачак, - диде ул.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Дамир Гыйләҗев балалар бакчасын ачуда ярдәмнәре өчен республика, район җитәкчелегенә, көне-төне ремонт эшләрен башкарган ата-аналарга, тәрбиячеләргә, Карамалы авыл җирлеге башлыгы М.Рәшитовага, "Таллы Бүләк" авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Н. Мотыйгуллинга, бүләкләр белән килгән предприятие-оешмалар вәкилләренә зур рәхмәтен белдерде.

50 генә хуҗалыктан торса да, Таллы Бүләкнең киләчәге өметле. Терлекчелек продукциясе җитештерү буенча хуҗалык районда беренчелекне алган. Биредә 580 баш мөгезле эре терлек, 190 савым сыер бар. Һәр сыердан 12,5 литр сөт савып алалар. Кооператив җитәкчесе Наил Фоат улы сүзләренә караганда, авылны күпчелек яшь гаиләләр тәшкил итә. Бүгенге көндә бакчага 12 бала йөриячәк, әле тагын бакча яшенә җитеп килүчеләр шактый икән. Үзеннән-үзе көн кадагына башлангыч мәктәп кирәклеге килеп баса. Балалар бакчасы да әлегә заман таләпләренә туры килми торган иске бинада. Шуңа күрә киләчәктә Таллы Бүләктә яңа комплекс салу күздә тотыла.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев