Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таллы Бүләкнең актив әбисе

1937 елның февраль аенда Азнакай районы Таллы Бүләк авылында Маһидә һәм Шәрип ага гаиләсендә бишенче бала булып бер кыз бала дөньяга килә. Аңа Тәкъсинә дип исем кушалар. Һәрбер сугыш чоры баласы кебек аңа да бу чорның авырлыкларын үз җилкәсендә татырга туры килә. - Әтием Шәрипне сугыш башлануга фронтка алганнар. Аның...

1937 елның февраль аенда Азнакай районы Таллы Бүләк авылында Маһидә һәм Шәрип ага гаиләсендә бишенче бала булып бер кыз бала дөньяга килә. Аңа Тәкъсинә дип исем кушалар.

Һәрбер сугыш чоры баласы кебек аңа да бу чорның авырлыкларын үз җилкәсендә татырга туры килә.

- Әтием Шәрипне сугыш башлануга фронтка алганнар. Аның сул кулы имгәнгән иде. Йөрәгенә төбәлгән немец пулясыннан әнә шул сул кулы саклап калган аның. Кулы имгәнгән булса да әтием авылда иң оста калайчы иде. Бөтен кеше йомыш белән аңа килде, - дип искә ала ул чорларны Тәкъсинә апа.

Авыр чорлар була ул. Гаиләдәге тугыз баланың нибары 4се исән кала. Тәкъсинә 16 яшеннән туган авылы колхозына бозау караучы булып эшкә керә һәм гомере буе терлекчелектә тырыш хезмәт куя. Әкият дөньясындагы кебек гүзәл табигатьле туган авылыннан бер дә чыгып китәсе килми аның. Шушы авылның теләсә нинди техникада эшли алучы Сәлахетдин исемле механизатор егетенә кияүгә чыга. Эш сөючән, тату гаилә әти-әни нигезендә йорт бетереп керәләр. «Бер кадагын да кешедән кактырмады», - ди Тәкъсинә апа ире турында. Мал асрап, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп мул тормышта яшиләр алар, әти-әниләрен кадерләп тәрбияләп соңгы юлга озаталар. Иренең туганнары өчен дә төп йорт була ул. Тату гаиләдә бер-бер артлы өч бала дөньяга килә. Әлфия дә, Светлана да әти-әнисе кебек уңган, булганнар. Бүгенге көндә үз гаиләләре белән яшиләр. Ә менә уллары Илһам турыдан-туры әтисе эшләгән тракторга утыра һәм аның эшен бүгенгәчә дәвам итә. Киленнәре Мөхтәрәмә исә бианасы кебек бозау карый. Хәсәншиннар гаиләсен авылда гына түгел, районда да яхшы беләләр. Шулай булмыйча, орденлы гаилә бит ул. Тәкъсинә апаның күкрәген «III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены» бизәсә, алдынгы механизатор Сәлахетдин Хәсәншин «Почет билгесе» ордены кавалеры. Аларның «Социалистик ярышта җиңүче», «Ударник» кебек күкрәк билгеләре, дистәләгән Мактау грамоталары турында сөйләп тә бетерерлек түгел. Лаеклы ялга чыккач та Т.Хәсәншина 5 елдан артык Таллы Бүләк авылы клубы мөдире булып эшли.

75 яшен түгәрәкләп килсә дә (Сәлахетдин ага моннан ун ел элек вафат була) Тәкъсинә апаның өлгерлегенә таң калырлык. Авыл тормышында да иң актив әбиләрнең берсе ул. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә, кул эшләре күргәзмәләрендә катнаша. Чигә, тегә, бәйли. Сабантуй атларын бизәүче, никах туйларына истәлекле бүләкләр әзерләүче, бәбиләргә иң беренче оекбашларны бәйләүче, авыл тарихына кагылышлы материаллар туплаучы, мәчет каршындагы мөселман укуларының старостасы, бакчачысы, күрше-тирәләрнең «табибы», терәлеп торган урман нигъмәтләреннән как коеп, кайнатма ясап, чәк-чәк, пироглар пешерүче аш-су остасы да... икән ул. Шуңа авыл халкы бик ярата, хөрмәт итә аны. Йорт-җирләрен курчак өедәй җыештырып куйган, кызлардан да җитез хәрәкәтле, тиктормас Тәкъсинә апага һич кенә дә үз яшен бирерлек түгел. Терәлеп торган нарат, каен урманының шифасын тоеп сәламәтлектә тагын озак еллар яшәргә насыйп булсын аңа!

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев