Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Талантлар сәхнәдә чарлана

Апрель ахырында Актүбәнең Гагарин исемендәге мәдәният йортында "Сударушка" ансамбленең 20, "Элегия" бию коллективының 10 еллыгына багышлап юбилей тантанасы үтте. Менә ничә еллар инде үзешчән сәнгать осталары кышкы салкын, җәйге челлә дип тормый, мәдәният йортына репетицияләргә ашыга. Бүгенге тантанага да алар күңел биреп, бар иҗади тырышлыкларын куеп әзерләнгән. Менә сәхнәгә "Сударушка"...

Апрель ахырында Актүбәнең Гагарин исемендәге мәдәният йортында "Сударушка" ансамбленең 20, "Элегия" бию коллективының 10 еллыгына багышлап юбилей тантанасы үтте.

Менә ничә еллар инде үзешчән сәнгать осталары кышкы салкын, җәйге челлә дип тормый, мәдәният йортына репетицияләргә ашыга.

Бүгенге тантанага да алар күңел биреп, бар иҗади тырышлыкларын куеп әзерләнгән. Менә сәхнәгә "Сударушка" ансамбле артистлары һәм аларның алыштыргысыз җитәкчесе, югары профессиональ белгеч, оста оештыручы Юрий Хвалеев күтәрелә. Алар исеменә бүген иң матур, иң җылы тәбрикләү сүзләре әйтелә.

-"Сударушка" һәм "Элегия" концертларына йөргән тамашачы һәркайсыннан рәхәтлек, яхшы кәеф алып, талантларга соклану белдереп китә торгандыр, - диде чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.Темирбулатова. - Мондый дәрәҗәдәге башкару осталыгы нигезенә, сүз дә юк, көндәлек тырыш хезмәт, иҗади эзләнү салынган.

Ул юбилярларны котлап, район җитәкчелеге исеменнән кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Мәдәният йорты директоры Нина Хвалеева тамашачыны тарихи үткәндә йөртеп алып, иң истәлекле вакыйгаларга кагылып үтте. Мәдәният йортына, аның үзешчәннәренә игътибар-ярдәме өчен ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимовка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Коллективның составы үзгәреп торса да, бер гармониягә үрелгән 5 тавыш инде 20 ел ансамбльнең йөзек кашы булып тора. Бу тавыш ияләре - тыйнак Антонина Лыкова, чая Валентина Тугулева, басынкы Галина Эприкова, иҗаты ташыган Светлана Козина, "чып-чын артистка" Гөлнара Галиева. Аларның репертуарында халык, заманча, эстрада җырлары.

Янә бер юбиляр - "Элегия" бию коллективын гаҗәеп талант иясе Елена Баландина җитәкли. Әле кайчан гына мәдәният йорты бусагасын кыюсыз гына атлап кергән Ильмира Мөхәммәтҗанова инде ун ел ансамбльдә. Иҗатташлары - Роза Тимаева, Валентина Мөбәракшина, Фиалка Казимова, Рәмзия Шәмсетдинова, Светлана Гришина, Алия Корбанова, Лилия Фаздалова белән тамашачы күңелен яулау өчен бар тырышлыкларын куялар.

Бүген аларны котларга "Азнакайнефть" идарәсенең профком рәисе Р.Хәсәнов, АПТС - "Водоканалсервис" баш инженеры С.Ильясов, "Нуга Бест" компаниясе вәкиле Л.Баһаветдинова килгән. Үзешчәннәрнең һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Бу матур юбилей, иҗат бәйрәме актүбәлеләрнең хәтерендә озак сакланыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев