Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Талаган өчен – мәҗбүри эш

Азнакай шәһәр прокуратурасы Азнакай районының шәһәр тибындагы Актүбә бистәсендә яшәүче 48 яшьлек Ш.га карата дәүләт гаепләвен хуплады. Ш. кеше талау гамәле кылуда гаепләнә. Эш материалларыннан күренгәнчә, хатыны белән ачуланышканнан соң ул, спиртлы эчемлек алыр өчен әҗәткә акча сорау нияте белән, танышларына юл тота. Ни тегесен, ни монысын тапмыйча кайтырга чыккач,...

Азнакай шәһәр прокуратурасы Азнакай районының шәһәр тибындагы Актүбә бистәсендә яшәүче 48 яшьлек Ш.га карата дәүләт гаепләвен хуплады.

Ш. кеше талау гамәле кылуда гаепләнә. Эш материалларыннан күренгәнчә, хатыны белән ачуланышканнан соң ул, спиртлы эчемлек алыр өчен әҗәткә акча сорау нияте белән, танышларына юл тота. Ни тегесен, ни монысын тапмыйча кайтырга чыккач, юлында кесә телефоныннан сөйләшеп торган хытын-кызга юлыга. Җитмәсә, тегесенең бер кулында ак букчасы белән пакеты да була. Карак арттан йөгереп килә дә, букча белән пакетны эләктереп ычкына. Хатын-кыз тавышын ишетеп алган участок инспекторы ярдәмгә килә. Каракны ул урланган әйберләдә казынып торганда эләктерә. Җинаятьчене полиция бүлегенә китергәндә, зыян күрүче яңа гына гариза язып өлгергән була.

Суд Ш.ны 300 сәгатьлек мәҗбүри эшкә хөкем итте. Аны ул җирле идарә органы билгеләгән урында узачак.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Талаган өчен – мәҗбүри эш