Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таһир Шәмсуаров Илдус Гыйләҗевка багышлап шигырь язган

Бәясен алмый китте Ул юк дигән авыр хәбәр Йөрәкне телеп үтте. Бәхәссез талант иясе Бәясен алмый китте... Күптән түгел без Әлмәттә Бергә җыелган идек. Шигърият дигән дөньяга Кабат сыенган идек. Азнакай шагыйрь Илдус Гыйләҗев белән мәңгелеккә хушлаша - УКЫРГА Яңа язган шигырьләрен Сабыр гына сөйләде. Бәйрәм көн иде, елмаеп Күрешүләр...

Бәясен алмый китте

Ул юк дигән авыр хәбәр

Йөрәкне телеп үтте.

Бәхәссез талант иясе

Бәясен алмый китте...

Күптән түгел без Әлмәттә

Бергә җыелган идек.

Шигърият дигән дөньяга

Кабат сыенган идек.


Азнакай шагыйрь Илдус Гыйләҗев белән мәңгелеккә хушлаша - УКЫРГА


Яңа язган шигырьләрен

Сабыр гына сөйләде.

Бәйрәм көн иде, елмаеп

Күрешүләр теләде.

Дүрт юллык кыска шигырьдә

Тойдык дөнья гамен без.

Кемдер әйтте, Илдус туган

Ул безнең Хәямебез!

Шагыйрьләр солтаны иде,

Үтә гади, ачык та.

Янәшәдә үлем йөри

Булмый аннан качып та.

Кем икәнен мәркәздә дә

Әйбәт беләләр иде.

Киңәш-табыш итешергә

Аңа киләләр иде.

Күңелдә бер төер калды,

Югалту өнсез итте.

Халык шагыйре иде бит

Бәясен алмый китте...

19.03.2018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Таһир Шәмсуаров Илдус Гыйләҗевка багышлап шигырь язган