Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Табигатьне бергәләп саклыйк!

Билгеле булганча, 2013 ел Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Хәер, агымдагы ел тулаем Россия Федерациясендә Әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак уздырылачак - бу турыда РФ Президенты В.Путин 10 августта махсус Указ имзалаган иде. Ел чарасының төп максаты - һәрбер кешенең әйбәт әйләнә-тирә мохиткә...

Билгеле булганча, 2013 ел Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде.
Хәер, агымдагы ел тулаем Россия Федерациясендә Әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак уздырылачак - бу турыда РФ Президенты В.Путин 10 августта махсус Указ имзалаган иде. Ел чарасының төп максаты - һәрбер кешенең әйбәт әйләнә-тирә мохиткә хокукын тәэмин итү, җәмгыятьнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә юнәлтү, халыкның экологик культуралылыгын формалаштыру һәм арттыру, диелә әлеге документларда. Билгеле, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсе бүген генә килеп тумады. Бу хакта инде бөтен дөньяда күптән уйланалар. Аны хәл итү өчен һәр ил үзеннән күпмедер өлеш тә кертергә омтыла.
Бу нисбәттән җирлегебездә нинди эшләр башкарылырга тиеш дип уйлыйсыз? Шәһәрдәшләребезгә әнә шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Илшат Хәкимов, шофер:
-Табигать һәм кеше арасындагы бәйләнешне сүзләр белән әйтеп бетерерлек түгел. Ниһаять, ничә еллар инде "экология" дип чаң суга торгач, тирә-юньгә карашны үзгәртә башладык шикелле. Махсус ел да моның ачык мисалы. Аның кысаларында район һәм шәһәр күләмендә күп кенә чаралар башкарылыр дигән уй бар. Бигрәк тә чишмәләребез каралып, чистартылсын, агачлар күбрәк утыртылсын иде.
Зариф абый, пенсионер:
-Табигать ул һәркемнең йорт алдыннан башлана торгандыр. Кеше табигатьне юкка чыгарган һәм һаман да әле юкка чыгара дип әйтергә яратабыз. Ә үзебезнең кулдан килгәнен дә эшләмибез. Берни уйламыйча, чүпне кая туры килә шунда ташлап китәбез. Кайберәүләр хәтта балконнан гына ыргытырга да күп сорап тормый... Киләчәктә парклар һәм яшел мәйданчыклар, халыкка ял итү өчен уңайлы һәм матур урыннар саны артсын иде. Сулыкларыбызның чисталыгын да кайгыртырга кирәк. Яр буйларында рәхәтләнеп ял итәргә яратсак та, чүп-чарны җыештырырга атлыгып тормыйбыз.
Лилия, бухгалтер:
-Шәһәребез үсә, матурая, яшәргә һәм эшләргә рәхәт булган чиста һәм яшел калага әверелә бара. 2013 елны Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан иткәч, хокук бозучыларга йогынты ясау чаралары да катгыйлансын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Табигатьне бергәләп саклыйк!