Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Табигать сагында – җәмәгатьчелек инспекторлары

Узган атнада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары, Табигатьне саклау буенча ТР баш дәүләт инспекторы Рамил Низамов районда булып, азнакайлыларны кабул итү үткәрде. Әйтергә кирәк, килүчеләр арасында җирлегебездә экология торышына зарланучылар булмады, барсы да шәхси сорау-мөрәҗәгатьләр белән килгән иде. - Тәртип урнаштырган җирдә түгел, ә пычратмаган җирдә чиста...

Узган атнада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары, Табигатьне саклау буенча ТР баш дәүләт инспекторы Рамил Низамов районда булып, азнакайлыларны кабул итү үткәрде. Әйтергә кирәк, килүчеләр арасында җирлегебездә экология торышына зарланучылар булмады, барсы да шәхси сорау-мөрәҗәгатьләр белән килгән иде.


- Тәртип урнаштырган җирдә түгел, ә пычратмаган җирдә чиста дигән әйтем үзенең актуальлеген беркайчан да югалтмый, әлбәттә. Кызганычка каршы, бүген дә халык кулындагы чүпне теләсә-кая ыргытып китә, елга буйлары көнкүреш калдыклары белән тулган. Әлеге кимчелекләрне бетерү өстендә эш алып барылса да, безгә әле һаман экологик культура җитми. Табигатьнең чисталыгы үзебезгә бәйле икәнен истә тотсак иде, - диде министр урынбасары, җирле журналистлар белән очрашу барышында. - Биредә әйләнә-тирә мохитне саклау, савыктыру, яшелләндерү, шәһәр һәм авылларны төзекләндерү буенча киң колачлы эшләр башкарыла. Бүген кабул итүгә килүчеләр арасында бары тик шәхси сораулар белән генә мөрәҗәгать итүчеләрнең булуы әнә шул хакта сөйли.


Соңыннан Рамил Низамов табигатебезне савыктыру юнәлешендә республикада бара торган эшләрне, максатчан программаларны да яктыртып узды.


Әлбәттә, тәртип салыр өчен бөтен җиргә дә экологларны беркетеп куеп булмый. Бүген исә Азнакай экологлары җәмәгатьчелек инс­пекторларына зур өмет баглыйлар. Аларны сайлап та алганнар инде. Шулай итеп, ике "яңа" хезмәткәр, экология дәүләт инспекторлары белән берлектә, үзлә­ренә беркетелгән террито­рияләрдә кизү торачаклар.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Табигать сагында – җәмәгатьчелек инспекторлары