Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сынатма, мотор!

Узган ял көннәрендә, Автотранспорт хезмәткәрләре көне алдыннан Актүбә бистәсендә яшь машина йөртүчеләр арасында «Иң яхшы һөнәр иясе - 2011» һөнәри осталык бәйгесе узды. Кызганыч, бәйгедә нибары өч машина йөртүче генә: «Азнакай УТТ» ҖЧҖнән Рузалин Сәлимов, «ННК - Геофизика» ЯАҖнән Илдар Дәүлиев, «Азнакай УТТ» ҖЧҖ автовышка машинисты Линар Галиев катнашты. Үз...

Узган ял көннәрендә, Автотранспорт хезмәткәрләре көне алдыннан Актүбә бистәсендә яшь машина йөртүчеләр арасында «Иң яхшы һөнәр иясе - 2011» һөнәри осталык бәйгесе узды.

Кызганыч, бәйгедә нибары өч машина йөртүче генә: «Азнакай УТТ» ҖЧҖнән Рузалин Сәлимов, «ННК - Геофизика» ЯАҖнән Илдар Дәүлиев, «Азнакай УТТ» ҖЧҖ автовышка машинисты Линар Галиев катнашты. Үз бәйрәмнәрендә машина йөртүчеләрнең шулай актив булмавының төп сәбәбе нидә соң? Бу я бәйге таләпләрен үз вакытында хәбәр итмәгән җитәкчеләр гаебе, я булмаса предприятиеләрдә уңайлы шартлар булмау. Әллә инде бу оешмаларда яшьләр бөтенләй дә юкмы, булганнары да пассивмы икән? Ә бит һөнәри осталык бәйгесе - ул үз чиратында квалификацияне күтәрү, иң яхшыларны барлау өчен төп шарт булып тора.

- Элегрәк бәйгеләрдә бик күп яшьләр катнаша иде. Җиңүчеләр Казан бәйгеләренә җибәрелде, - дип үз фикерен әйтте бу уңайдан Азнакай технологик транспорт идарәсе баш инженеры Рәис Кашапов. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Гөлназ Шәрифуллина киләсе елда мондый бәйгеләрдә катнашучыларның күбрәк булуын теләде.

- Яшьләр үз һөнәри осталыкларын күтәрергә теләсеннәр өчен, анда катнашучыларга матди һәм әхлакый шартлар тудырырга кирәк, - диделәр бәйгене оештыручылар да.

Ике этаптан торган бәйге «ура»га узды. Аның теоретик өлешендә катнашучылар 20 сорауга җавап бирергә тиешләр иде. Линар Галиев бу биремне 40 секундта үти алды.

2нче этап - КамАЗда маневрлар ясау. Чын машина йөртүчеләрне бер генә трамплин да куркытмый!

Шоферлар бик оста булып чыкты: бер генә казыкка да тимичә 5 минут эчендә «елан» һәм «боҗра»ны уздылар. Барлык каршылыклар аша да шулай оста узу өчен КамАЗ белән бербөтен булырга кирәк. Иң беренче булып һәм бернинди хатасыз Линар Галиев килде, аннан бераз гына соңарып Рузалин Сәлимов һәм Илдар Дәүлиев килеп җитте. Шул рәвешле, районның иң яхшы машина йөртүчесе итеп жюри Линар Галиевне сайлады. Р.Сәлимов һәм И. Дәүлиев та диплом һәм бүләкләргә ия булдылар.

Моның белән генә бетмәде әле. Бәйгеләрдән соң анда катнашучылар КамАЗ машинасының куәтен һәм тизлеген сынадылар.

Исегезгә төшерәбез: «Иң яхшы һөнәр иясе» бәйгесе районда яшьләр арасында ел саен уздырыла һәм 14 юнәлештә бара: иң яхшы тәрбияче, укытучы, социаль һәм медицина хезмәткәре, авыл хуҗалыгында - иң яхшы сыер савучы, механизатор, комбайнчы; сәнәгать предприятиеләре арасында - иң яхшы электр белән эретеп ябыштыручы, токарь, слесарь-инструментчы, электромонтер һәм машина йөртүче.

Оксана ИЛЬЯСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев