Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әсәй авылында бер үк сарайдан ике көн рәттән сарык урлаганнар

Сәламәтлек көне районыбызда һәр елны атналык буларак уздырыла. Быел да ул дүшәмбе киңәшмәсендәге зарядкадан башланып китте. Муниципаль район җитәкчелегенең барсы да зарядкага басып, халыкка сәламәт тормыш алып бару үрнәген күрсәтте. Киңәшмәне залда дәвам итеп, Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов узган атнадагы оператив хәл...

Сәламәтлек көне районыбызда һәр елны атналык буларак уздырыла. Быел да ул дүшәмбе киңәшмәсендәге зарядкадан башланып китте. Муниципаль район җитәкчелегенең барсы да зарядкага басып, халыкка сәламәт тормыш алып бару үрнәген күрсәтте.


Киңәшмәне залда дәвам итеп, Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов узган атнадагы оператив хәл торышы белән таныштырды. Җирлегебездә барлыгы сигез җинаять кылынган, аларның өчесе ачылган.

Җинаятьләрнең өчесе Әсәй авылында теркәлгән, барысы да урлашу белән бәйле. Мәсәлән, бер үк сарайдан ике көн рәттән сарык "чәлдергәннәр".


Бүген без тормышыбызны телевидение, элемтә һәм интернетсыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Җирлегебездә хезмәт күрсәтүче оешмалар адресына халыктан әледән-әле шикаятьләр кереп тора. Киңәшмәдә район электр элемтә үзәге начальнигы Таһир Галимов, "ТРК"ТВТ" җәмгыяте җитәкчесе Дмитрий Захаров узган елгы эшчәнлекләренә хисап тоттылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов аларны халык белән тыгыз мөнәсәбәттә эшләргә чакырды һәм халык мөрәҗәгатьләренә бармак аша карамаска кушты.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров тормыш-көнкүреш сорауларына кагылып үтте. Быел юлларны ремонтлауга 20 млн сум акча бүленгән. Ул тротуарлар, тукталышлар ясауга һәм район-шәһәр автомобиль юлларын норматив хәлгә китерүгә һ.б. тотылачак.
Киңәшмәдә шулай ук язгы ташуларны бәла-казаларсыз уздырып җибәрү өчен чаралар күрү, санитар икеайлык һәм башка мөһим мәсьәләләр турында да сүз барды, тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әсәй авылында бер үк сарайдан ике көн рәттән сарык урлаганнар