Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Светлана Крашенинникова – Европа чемпионы

Ларнака (Кипр) шәһәрендә стендка ату буеча Европа чемпионаты узды. Анда 42 илдән 360 спортчы катнашты. Россия җыелма командасы составында безнең якташ, "Азнакайнефть" идарәсенең Актүбәдәге спорт-сәламәтләндерү үзәгендә тәрбияләнгән, бүгенге көндә Казандагы Олимпия резервлары мәктәбендә белем алучы Светлана Крашенинникова (тренеры Олег Лизунов) да катнашты. Сайлап алу ярышлары нәтиҗәләре буенча Светлана Россия җыелма...

Ларнака (Кипр) шәһәрендә стендка ату буеча Европа чемпионаты узды. Анда 42 илдән 360 спортчы катнашты.

Россия җыелма командасы составында безнең якташ, "Азнакайнефть" идарәсенең Актүбәдәге спорт-сәламәтләндерү үзәгендә тәрбияләнгән, бүгенге көндә Казандагы Олимпия резервлары мәктәбендә белем алучы Светлана Крашенинникова (тренеры Олег Лизунов) да катнашты. Сайлап алу ярышлары нәтиҗәләре буенча Светлана Россия җыелма командасы составына керә алды. 24 майда уздырылган ярышларда 5 нче нәтиҗә күрсәтеп, Европа беренчелегенә финал ярышларында катнашу хокукы алды. Анда яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, өченче урынга күтәрелде.

Команда ярышларында Россия җыелма командасы Италия һәм Чехия командаларын гына алга үткәреп, өченче урынга чыга алды. Россия җанатарларын "Топ Ган" дисциплинасында күңелле сюрприз көтә иде. Ату буенча бу төрдә традиция буенча көчле спортчылар туплана һәм ярышлар күңелне биләп ала торган финал белән тәмамланучан була. "Трап" күнегүе буенча ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар санында юниорлар арасында якташыбыз Светлана Крашенинниковага тиңнәр табылмады. Ул бәхәссез төгәллек һәм осталык күрсәтеп, Италиянең танылган һәм тәҗрибәле спортчысы Дебора Гелизионы артка калдырып, җиңү яулауга иреште.

Шушы көннәрдә Германиянең Зуль шәһәрендә узган юниорларның халыкара турнирында Россия җыелма командасы составына Светлана да кертелде һәм көч сынашты.

Рәсемдә: танылган спортчы Светлана Крашенинникова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев