Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Суыкларны әзерлек белән каршылыйбыз

"Водоканалсервис" ААҖнең Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе, елның-елында, җылыту сезонына җитди әзерлек белән керә. Моның өчен без, алдагы ел нәтиҗәләреннән чыгып, бар эшне алдан планлаштырып эшлибез. Быелгы ремонт эшләрен дә җылыту сезоны тәмамлануга ук башладык. Беренче эш итеп, магистраль һәм кварталлардагы җылылык челтәрләренә 16 атмосфера басым белән сынау үткәрдек. Әлеге юл...

"Водоканалсервис" ААҖнең Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе, елның-елында, җылыту сезонына җитди әзерлек белән керә. Моның өчен без, алдагы ел нәтиҗәләреннән чыгып, бар эшне алдан планлаштырып эшлибез.

Быелгы ремонт эшләрен дә җылыту сезоны тәмамлануга ук башладык. Беренче эш итеп, магистраль һәм кварталлардагы җылылык челтәрләренә 16 атмосфера басым белән сынау үткәрдек. Әлеге юл белән линиядәге 13 өзеклек килеп чыгу куркынычы булган урынны ачыкладык. Алдан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә һәр ел саен җылылык үткәргечләрнең ышанычлылыгы арта бара.

Агымдагы һәм капиталь ремонт үткәрү буенча планлаштырылган эш күләмнәре дә тулысынча үтәлде. Ремонт фонды исәбенә 895 метр озынлыгында искергән җылылык һәм кайнар су челтәрләрен ремонтладык, 175,1 куб метр күләмендә алар төрелгән җылылык тышчаларын, 892 метр су үткәргечләрне алыштырдык. 7 җылылык әйләнеше аппаратын, 31 насос ремонтладык. Агымдагы яңарту эшләре барышында турбопривод һәм турбогенераторга планлы профилактика уздырдык. Нәтиҗәдә, котельныйлар җылылык сезонына тулысынча әзерләнде.

Капиталь һәм агымдагы ремонт ясау планын тормышка ашыру белән бер рәттән, тарифка инвестиция өстәмәсе кертүгә дә зур әһәмият бирелә. Район үзәк сырхауханәсенә йөрүчеләр өчен уңайлыклар булдыру максатыннан, шәһәрнең Хәсәншина урамындагы җылылык һәм кайнар су челтәрләре яңа төр тышча белән капланган торбалар белән алыштырыла һәм җир астына күмелә.

Предприятиене үстерү планында энергия ресурсларыннан сак файдалану - төп позицияләрнең берсе. Монда җитештерү көчләрен алга таба да яңарту һәм автоматлаштыру, энергия саклаучы җиһазлар булдыру җитди урын алып тора. Шул максаттан, җылылык пункты үзәгенә ике яңа җылылык әйләнү аппараты урнаштырылды. Промбаза котельныенда реконструкция уздырдык, андагы куллану вакыты чыккан ике "ИМПАУ" җылыту агрегатын "ТВГ-4Р" һәм "АВА-4/13" казаннарына алыштырдык. Җитештерүгә чыгымнарны киметү исәбеннән, шәһәрнең су чистарту станциясен электр белән тәэмин итү системасына реконструкция ясадык. Электр бирүнең яңа схемасы нигезендә, чистарту җайланмаларына энергияне предприятие хәзер үзәк котельныйдагы турбогенератордан җибәрә.

Кышка әзерлек вакытында Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе тарафыннан 19 миллион 953 мең сумлык эш башкарылды. Бу узган ел белән чагыштырганда 3 миллион сумга якын күбрәк эшләнгән дигән сүз.

Предприятиенең көзге-кышкы сезонга әзерлеген "Ростехнадзор" инспекторлары тикшерде. Күрсәтелгән кимчелекләр төзәтелде. Нәтиҗәдә, "Водоканалсервис" ААҖ филиалы - Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе, беренчеләрдән булып, сезонны каршылауга әзер булуы турында паспорт алды.

Ринат ДИНМӨХӘММӘТОВ, предприятиенең баш инженеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев