Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сулыкларны пычраткан өчен иректән дә мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Табигый ресурсларны, бигрәк тә су объектларын саклау, пычратмау өлкәсендә нинди закончалыклар бар. Быел, экология елында бу мәсьәлә аеруча актуаль. Әмир, Азнакай Су объектларын саклау таләпләре РФ Су кодексы һәм РФ хөкүмәте карары нигезендә расланган су объектларын саклау кагыйдәләре нигезендә билгеләнгән. Тиешле кагыйдәләр нигезендә, сусаклагыч зоналарның җирлеккә беркетелүе турында яр буйларына...

Табигый ресурсларны, бигрәк тә су объектларын саклау, пычратмау өлкәсендә нинди закончалыклар бар. Быел, экология елында бу мәсьәлә аеруча актуаль.

Әмир, Азнакай

Су объектларын саклау таләпләре РФ Су кодексы һәм РФ хөкүмәте карары нигезендә расланган су объектларын саклау кагыйдәләре нигезендә билгеләнгән. Тиешле кагыйдәләр нигезендә, сусаклагыч зоналарның җирлеккә беркетелүе турында яр буйларына тиешле мәгълүмат билгеләре куелырга; сулыклар пычрану, чүпләүдән сакланырга һәм чистартылырга; яр буйлары ныгытылырга; хуҗалык объектлары чистарту корылмалары белән җиһазландырылырга тиеш. Мондый чараларны үтәү закон нигезендә дәүләт власте, җирле үзидарә органнарына, физик һәм юридик затларга кагыла.

Су закончалыкларын бозган өчен административ штраф һәм шулай ук 90 көнгә кадәр административ эшчәнлекне туктату кебек җәзалар бирелергә мөмкин. Кагыйдә бозулар тирә-юнь табигатькә, кешеләр сәламәтлегенә, хуҗалык итүгә зыян салса, заповедник, гадәттән тыш экологик хәл булган зонада булса, мондый очракта РФ ҖК ның 250 нче маддәсе нигезендә гаеплеләргә җинаять җаваплыгы каралган. Димәк, сулыкларны пычрату, чүпләү һәм башка кагыйдәләрне бозган өчен иректән мәхрүм итү җәзасы да бирелергә мөмкин. Гаеплеләр шулай ук үзләре китергән зыянны кайтарырга да тиеш булалар.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев